Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Әнидән дә якын кеше юк

Һәркем өчен сиңа тормыш бүләк иткән Әнидән дә якын, кадерле кеше юктыр ул. " Әниегез турында сөйләгез әле, хөкүмәт тарафыннан әниләргә карата игътибар җитә дип уйлыйсызмы, бүгенге көндә нәрсәләр борчый сезне?" дигән сораулар белән берничә райондашыбызга мөрәҗәгать иттек.


Тәслимә ГЫЙЛЬМАНОВА, Нырты авылы:
-Мин Балтач районының Нормабаш авылында сигез балалы гаиләдә туып- үстем, 1980нче елдан Нырты авылында яшим. Әти-әниебез безнең җидебезгә югары, беребезгә махсус урта белем алырга ярдәм иттеләр. Алар мәрхүм инде, бик сагынып искә алам. Әни исән вакытта туган йортыма бик еш кайттык. Әнигә безне укытып, аякка бастыру авыр булса да, зарланмады, тормышыннан бик канәгать иде. Чөнки ул авырлыкларны бик күп күргән сугыш чоры баласы иде. Ул заманда бала үстерү, укыту аларга җиңелрәк булгандыр дип уйлыйм, чөнки әз булса да тотрыклы хезмәт хакы бирелде. Ә менә безгә ике улыбызны югары уку йортында укыту (2004, 2007 еллар) авыр вакытка туры килде - хуҗалык бер тиен дә хезмәт хакы бирмәде, мал асрап, аны сатып көн иттек. "Оясында ни күрсә- очканда шул булыр" диләр- кайнанам белән бик тату -дус яшәдек, әниләрнең хәлен гел белеп тордык. Әни кеше буларак балаларга дөрес тәрбия биргәнбез, хәзер шуның нәтиҗәсен күрәбез, дип бер куансам, икенче яктан әти-әнисеннән читтә яшәүче хәзерге яшьләр өчен торак мәсьәләсе бик авыр булуына борчылам. Элеккеге кебек чират торып бушлай фатир бирелсә, ана йөрәге тыныч булыр иде дә бит...
Дания апа, 62 яшь, Кукмара поселогы:
-Мәрхүм әнием ике яктан да затлы нәселдән, морза кызы иде. Совет чорында бик тилмереп, йортларыннан куылып яшәгәннәр алар. Шуңа күрә 19 яшендә читкә өйлек акча эшләргә чыгып китә ул. Әниемне бик сагынып яшим, һаман аның белән киңәшләшәсем, сөйләшәсем килә. Яшьлегем белән күп нәрсәләр соралмаган. Алар заманында хөкүмәт тарафыннан әниләргә бернинди ярдәм, хәзерге сыман пособие, субсидияләр булмаган инде. Биш бала тапкан, берничә көннән инде эшкә чыккан. Әни кеше өчен бала үстерү элек тә авыр булса, хәзер икеләтә авыр. Чөнки бар нәрсә кыйммәт: бала киемнәре дә, укыту да. Яшь әниләргә "Ана капиталы" бирелүне бик уңай бәялим. Әзме-күпме ярдәм бит инде ул.
Ләйсән, 39 яшь, Кукмара поселогы:
-Әнием мин үскәндә бик кырыс иде. Ә менә хәзер мин әни булгач , әллә яшь галәмәте шулай итәме икән, аның миңа карата игътибары бик үзгәрде, ничек булса да ярдәм итәргә, булышырга гына тора ул. Бәлки ул мине элегрәк шулай үзенчә саклап, тәрбияләп үстергәндер. Моннан 6 ел элек өченче балабызны алып кайттык, безгә "Ана капиталы" да эләкмәде, ипотекага алган фатирыбыз да, җир участогыбыз да юк, бер искерәк кенә йортта яшәп ятабыз. Олы кызыбызга 18 яшь тулуга күп балалы гаилә статусын да югалттык. Пособиеләр дә бетте, иң авыр, баланы югары уку йортында укыткан вакытта, хөкүмәтнең безнең кебекләргә арты белән борылуы күңелдә авыр тәэсирләр уята.
Чулпан НУРГАЛИЕВА, Зур Кукмара авылы:
-Әни кеше булу табигатьнең бер бүләге бит инде ул. Бала әни карынында яткан бер генә көн өчен дә гомере буе түләп бетерә алмый , диләр. Мин бәхетле, чөнки ике әнием дә исән-сау. Алар минем өчен борчылалар, миңа һәрвакыт булышырга гына торалар. Әниләргә ярдәм итү өчен хөкүмәтебез төрле программалар уйлап тапса да, уйланып җитмәгән җирләре бар. Әйтик, "Бәләкәч" программасы буенча балалар 3 яшьтән генә балалар бакчасына кабул ителә. Ә бит әни кеше өчен бала тугач 1,5 яшькә кадәр генә акча түләнелә. 3 яше тулганчы алар ничек яшәргә тиеш?! 3 балалы бер танышым бу айга 600 сум гына пособие алган, нәкъ менә бала үстергән вакытта ярдәм кирәктер бит инде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU