Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мин ни өчен сайлауга барам?

Шәүкәт СӘЛАХЕТДИНОВ, Кукмара: -Сайлауларның берсенә дә бармый калганым юк. Гадәттә, тормыш иптәшем Венера белән барып, тавыш бирәбез. Улыбыз Ильясның да инде үз фикерен белдерү теләге бар. Быел аңа унбиш яшь тулды. Үткән елда паспорт алса да, тавыш бирү хокукы юк шул әле. Быел халкыбыз өчен аеруча мөһим, тарихи вакыйга -...

Шәүкәт СӘЛАХЕТДИНОВ, Кукмара:
-Сайлауларның берсенә дә бармый калганым юк. Гадәттә, тормыш иптәшем Венера белән барып, тавыш бирәбез. Улыбыз Ильясның да инде үз фикерен белдерү теләге бар. Быел аңа унбиш яшь тулды. Үткән елда паспорт алса да, тавыш бирү хокукы юк шул әле.
Быел халкыбыз өчен аеруча мөһим, тарихи вакыйга - республика Президентын сайлау булачак. Киләчәк тормышыбызның тотрыклы, имин булуын теләгән һәркем бу вакыйгадан читтә калмас дип ышанам.
Галина АЛЕКСАНДРОВА, Лубян авылы:
-Тормыш иптәшем Павел Демьянович белән техникумда озак еллар белем бирдек. Шөкер, республикабызда тыныч, рәхәт яшибез. Барыбыз да тигез хокуклы, милли низаглар, кыерсытулар юк. Мәсәлән, минем тормыш иптәшем - мари, үзем рус милләтеннән. Татарлар арасында якын дусларыбыз бар. Район җитәкчелеге безнең авыл тормышы белән кызыксына, аны тагын да яхшыртырга тырыша. Авария хәлендәге торакларны бетерү буенча республика программасы безнең авылга да кагылды. Әлбәттә, без ирем белән Татарстан Президентын сайлауга барачакбыз. Авылдашларыбыз да бу көндә өйләрендә утырмасыннар иде. Безнең тавышларыбыз сайлауның гомуми нәтиҗәсендә чагылыш табачак бит. Киләчәк тормышыбызның республика белән кем идарә итүенә бәйле булачагын истә тотыйк.
Мәүлит ТИМЕРОВ, Аш-Буҗи авылы:
-Шушы республикада яшәгән көе Президентыбызны сайлауга бармауны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Сайлауларда катнашу - безнең гражданлык бурычыбыз. Без гаиләдән дүрт кеше: үземнән тыш тормыш иптәшем Рәмия, улыбыз Мөхәммәтнур, киленебез Зөмәрә барачакбыз. Авылдашларым да бердәм булып тавыш бирерләр, бу көн халык бәйрәме төсен алыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев