Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мин ни өчен сайлауга барам? (сораштыру)

Әлфинур САБИТОВА, "Россия пенсионерлар союзы" гомумроссия җәмгыятенең Кукмарадагы җирле бүлеге рәисе: -Татарстан - безнең туган йортыбыз. Мин үзем республикада алып барылган сәясәт белән тулысынча килешәм. Шушындый тормышның дәвам итүен телим. Киләчәк буыннар алдында безнең бурыч - милләтара, дәүләтара тынычлыкны саклау һәм үстерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Шуңа күрә без...

Әлфинур САБИТОВА, "Россия пенсионерлар союзы" гомумроссия җәмгыятенең Кукмарадагы җирле бүлеге рәисе:

-Татарстан - безнең туган йортыбыз. Мин үзем республикада алып барылган сәясәт белән тулысынча килешәм. Шушындый тормышның дәвам итүен телим. Киләчәк буыннар алдында безнең бурыч - милләтара, дәүләтара тынычлыкны саклау һәм үстерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Шуңа күрә без сәясәттән читтә торырга тиеш түгел. 13 сентябрьдә безне мөһим сәяси вакыйга -Татарстан Президентын сайлау көтә. Бу сайлауда һәркемне актив катнашырга чакырам. Республикабызның киләчәк юлын билгеләүгә үз тавышым белән өлеш кертә алачагыма шатмын.

Нияз ХӘСӘНОВ, район яшьләренең иҗтимагый берләшмәсе рәисе:

-Республикабыздагы вәзгыять яшьләр өчен киң мөмкинлекләр ача. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, яшь талантларны табу һәм аларны үстерүгә юнәлтелгән һәм башка программалар, проектлар уңышлы эшләп килә. 13 сентябрьдә мин шушы эш дәвам итсен өчен тавыш бирәчәкмен. Яшьтәшләремне дә Татарстан Президентын сайлаудан читтә калмаска чакырам.

Миңсылу МӨХӘММӘТОВА, хезмәт ветераны, Янсыбы авылы:

-Сайлауларга бәйрәмгә баргандай матур киенеп, әзерләнеп бару элек-электән каныбызга сеңгән инде. Ул көнне сайлау участогы тирәсендә матур көйләр яңгырый, һәркемнең йөзендә бәйрәм рухы сизелә, үземнең ил тормышындагы зур вакыйгада катнашуымны зур җаваплылык белән тоя идем. Өлкән яшьтә булганлыктан, хәзер сайлау участогына бармыйм, комиссия әгъзалары үзләре өемә килә. Үземнең тавышны бирү өчен аларны сөенеп, дулкынланып көтеп торам.

Гыйльминур ГАБДРАХМАНОВА, Зур Кукмара авылы:

-Гаиләбез белән бер сайлаудан да калганыбыз булмады. Мондый мөһим чарада катнашуны үзебезнең бурычыбыз дип санарга күнеккән без. Сайлау участогына килгәч, таныш-белешләрне дә очратып күрешәбез. Югыйсә, күбесенчә машинага утырып йөргәнлектән, авылдашлар белән сирәк аралашырга туры килә. Элек сайлаулар барышында концертлар да оештырылды, җырлар тыңлап, күңел ачып кайта идек. Инде менә 13 сентябрьдә республикабыз Президентын сайлауга барырга әзерләнеп торабыз. Авылдашларыбыз да ныклап уйлап, бүгенгедәй имин тормыш өчен тавыш бирерләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев