Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мин ни өчен сайлауга барам (блиц-сораштыру)

Нурфия ТӨХВӘТУЛЛИНА, эшмәкәр: -Районыбызга килгән кунаклар зур, матур йортларга, төзек каралты-кураларга сокланып китә. Җиңел машинасы булмаган гаиләләр дә бик сирәк хәзер. Кыскасы, тормышыбыз зарланырлык түгел. Телисең икән, үзмәшгульлек белән шөгыльләнү өчен дә юллар ачык. Киләчәктә дә шушындый сәясәт дәвам итсен, тыныч, имин яшәргә язсын иде. Менә шуңа күрә туган җиребез,...

Нурфия ТӨХВӘТУЛЛИНА, эшмәкәр:
-Районыбызга килгән кунаклар зур, матур йортларга, төзек каралты-кураларга сокланып китә. Җиңел машинасы булмаган гаиләләр дә бик сирәк хәзер. Кыскасы, тормышыбыз зарланырлык түгел. Телисең икән, үзмәшгульлек белән шөгыльләнү өчен дә юллар ачык. Киләчәктә дә шушындый сәясәт дәвам итсен, тыныч, имин яшәргә язсын иде. Менә шуңа күрә туган җиребез, республикабыз язмышына битараф кала алмыйм. 13 сентябрьдә республикабыз Президентын сайлауга барып, тавышымны бирәчәкмен.
Гафур МӨХӘРРӘМОВ, "АК БАРС" иминиятләү компаниясе җитәкчесе:
-Әлбәттә, барам республикабыз Президентын сайлауга. Мондый хәлиткеч вакыйгадан читтә калып буламы соң! Хәзерге вакытта Татарстанда алып барылган сәясәтне хуплыйм. Шушы юлны сайласак, ялгышмабыз, минемчә.
Сәлимә БӘДРЕТДИНОВА, Кукмара:
-Шөкер, бүгенге көндә бик рәхәт яшибез. Ике балам - студентлар, стипендия алып укыйлар, аларны тыныч күңел белән озатып калабыз. Тәрбиягә алган өч балабыз бар, аларга да дәүләт ярдәм итеп тора. Мондый тормыштан без бик канәгать. Гаиләбездән дүрт кеше сайлауга барырга әзерләнеп тора.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=801.RdNL9fDuIFkxIHdBmug-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев