Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Машинагыз бармы?

Транспорт чараларына бәяләр көннән-көн үсүгә (бүгенге көндә халык арасында киң таралу алган өр-яңа ВАЗ-2114 автомобиле якынча 272-278 мең, Шевроле Лачетти 451-576 мең, Ниссан Альмера 540 мең сум тирәсендә тирбәлә.- авт.), ягулык бәяләре кыйммәт булуга да карамастан, районда автомобильләр саны һаман арта бара. Агымдагы елның 10 аенда район юл хәрәкәте иминлеге...


Х.ЗАҺИДУЛЛИН, Зур Сәрдек авылы:
-Мин инде 1981 елдан бирле руль артында. Машиналы булуның рәхәтен үзендә булмаган кеше генә белми ул. Кайчан телисең, шул вакытта утырып чыгып китәсең, кайтып керәсең. Безнең ике транспорт: берсе чит ил автомобиле, икенчесе Газель. Соңгы вакытта Газелем еш ватыла әле, запас частьләргә шактый акча китә, әмма ансыз да булмый. Бензин кыйммәт, сүз дә юк, әмма газ белән эшләүгә көйләсәң, шактый очсыз чыга. Машиналарым ватылмыйча, йөреп кенә торсыннар - бар теләгем шул.
Г.ХӘЙРУЛЛИН, Кукмара поселогы:
-Машинасы булмаганнар сирәктер инде ул хәзер. Яшьләр дә, олылар да руль артында. Машинада барганда каршыга хатын-кыз килеп чыкса, элегрәк бераз шүрләтә иде, хәзер аңа да ияләнеп беттек. Мин автомобилемне өч елдан өч елга алыштырып торырга тырышам. Әле күптән түгел генә чит илнекен алдым. Бәяләр кыйммәт инде, әмма яшь вакытта йөреп каласы килә. Бензин бәяләренең чамадан тыш күтәрелүенә йөрәк әрни.
И.КОРБАНОВА, Березняк авылы:
-Безнең машинабыз юк, кызыкмыйм да, кирәк дип тә тапмыйм. Абый белән энемнең машиналары бар - алар мине кая телим, шунда утыртып алып баралар. Автомобильгә хәзер бик күп акча кирәк бит ул. Бензинны һаман саен салып торасы, ул исә кыйммәт. Техник күзәтү уздыру, салым өчен дә түлисе. Исәпли торгач, шактый сумма чыга. Булмагач күңел тыныч.
Р.ТИМЕРОВА, Аш- Буҗи авылы:
-Безнең инде 1981 елдан бирле машинабыз бар. Кул астыңда автомобиль булу бик кирәк ул. Без көн саен машинада "чапмыйбыз" бит. Кирәк вакытта гына - дәваханәгә барырга, үз кирәгебез өчен генә чыгабыз. Ашыгыч эшләр килеп чыкканда машина булу бик уңайлы. Ягулык бәясе кыйммәт булса да, автобус тукталышына чыгып басасы килми, үзебез исән-сау булганда анысына гына акча табарбыз инде.
Р.ГАЛИМОВ, Кукмара:
-Машинада күптән йөрим. Әмма Кукмара урамында безнең кебек олы кешеләргә йөрү хәзер кыенлашты. Транспорт күп, иртән, көндез, кичләрен биш-унар минут "бөке"дә утырасың. Җитмәсә, кыш көне тротуар рәтләп чистартылмагач, күп урында җәяүлеләр дә машина юлыннан йөриләр. Ленин, Ворошилов урамнары белән параллель транспорт өчен юл төзү турында уйласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU