Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Манзарас мәктәбе - “IT-чемпион” бәйгесендә алдынгылар рәтендә

Мәктәп укучылары арасында бара торган республикакүләм "IT-чемпион" бәйгесе дәвам итә. "Иң актив укучы" номинациясендә укучылар өлкәннәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан файдаланырга өйрәтәләр, баллар туплыйлар. Балларны исә истәлек бүләкләренә дә алыштырырга була. "Иң актив мәктәп" номинациясендә белем бирү учреждениеләре катнаша. Җиңү яулаган мәктәп интерактив җиһазлар комплекты белән бүләкләнәчәк....

Мәктәп укучылары арасында бара торган республикакүләм "IT-чемпион" бәйгесе дәвам итә. "Иң актив укучы" номинациясендә укучылар өлкәннәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан файдаланырга өйрәтәләр, баллар туплыйлар. Балларны исә истәлек бүләкләренә дә алыштырырга була.

"Иң актив мәктәп" номинациясендә белем бирү учреждениеләре катнаша. Җиңү яулаган мәктәп интерактив җиһазлар комплекты белән бүләкләнәчәк. Шулай ук республика күләмендә лидерлыкта булган 3 мәктәп мобиль класслар белән тәүмин ителәчәк.

Конкурсның беренче этабы буенча җиңү яулаган районның иң актив укучылары менә кемнәр: Вадим Князев (Манзарас мәктәбе), Адилә Әгъләмҗанова (күппрофильле лицей), Лилия Вәлиуллина (1нче гимназия). Белем бирү йортлары арасында Манзарас урта мәктәбе алдынгылар рәтендә бара.

фото: http://kazan.spravker.ru/news/kazanskih-it-chempionov-priglasili-v-teatr.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев