Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмаралылар җәйге ялларын ничек үткәрә? (сораштыру)

Җәй - һәркемнең көтеп алган җылы, рәхәт ел фасылы ул. Гәүдәне авырайтып йөргән калын киемнәрне салып ташлыйсы, җылы кояш нурларында назланасы килә. Һәркем кыска гына бу вакытның бар тәмен тоеп калырга, чираттагы ялын да шушы айларга туры китереп алырга тырыша. Әмма быелгы табигать кенә алай иркәләргә җыенмый. Мондый һава шартларында,...

Эльвира МИННӘХМӘТОВА:

-Без дүрт ел рәттән инде җәйге ялыбыз вакытында гаиләбез белән тоз күленә барабыз. Быел да ялыбызның берничә көнен шунда үткәрергә уйлыйбыз. Чөнки без аның сәламәтлек өчен файдасын күрәбез. Минем тезләрем авырта, иремнең дә буыннары сызлый. Кыш көне табигать көйсезләнсә, чирем тагын да кискенләшә. Ә тозлы суда коенып кайтканнан соң, авыртулар басылып, җиңел булып киткәндәй була. Анда шулай ук ләм белән дә дәваланырга мөмкин. Тозлы күлнең шифасы безгә ел буена диярлек җитә, язга таба гына авыртуым кабат үзен сиздерә башлый. Шул ягы да бар: чит илләргә бару бик кыйммәткә төшә, ә биредә дүрт-биш көнгә ике кешегә ун мең сум тирәсе генә акча китә.

Гөлия ШАКИРОВА:

-Мин бүгенге көндә Англиядә. Бирегә мин ике атнага килдем, чөнки инглиз теленнән махсус курсларга язылган идем. Максатым - инглиз телен белүемне камилләштерү, чөнки Казан шәһәрендәге бер мәктәптә инглиз теле укытам. Гомумән, Англиягә бару минем иң зур хыялым иде. Мин шундый кешеләр категориясенә керәм: миңа һәрвакыт ниндидер яңалык белергә, кызыксынырга, йөрергә, карарга, тыңларга кирәк. Ә яр буенда кызынып яту бөтенләй минем эш түгел.

Лондон - Европаның иң борынгы шәһәрләренең берсе. Ул үзенең архитектурасы, дөньякүләм билгеле истәлекле урыннары, бигрәк тә парк һәм бакчалары белән сокландыра. Шунысы яхшы, биредә дәүләтнеке булган музей һәм галереяларга керү күбесенчә бушлай. Бу аз булса да акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Чөнки хәтта инглизләр үзләре дә Лондонның бик үк очсызлы ял итү урыны түгел икәнлеген яшермиләр. Мәсәлән, метрода бер тапкыр бару да 200 сум тора. Ял итү урыны итеп әлеге шәһәрне сайлаучыларга мин ярты ел алдан әзерләнә башларга киңәш итәр идем, чөнки ул вакытта билет бәяләрен дә арзанрак алырга мөмкин.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X