Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмаралылар СПИДтан куркамы? (сораштыру)

Элгәре, Америкада СПИД чире табылгач, безгә үк килеп җитә алмас дип, тыныч күңел белән яши бирдек. Бигрәк беркатлы булганбыз инде. Моннан унбиш еллап элек ВИЧ-инфекцияле кеше Кукмарада да табылды. Хәзер инде район дәваханәсендә мондый авырулы 32 кеше теркәлгән икән. Дөрес, 19ы гына биредә яши. Әлеге күрсәткеч сезне куркытамы, ВИЧ-инфекция йоктырудан...

Элгәре, Америкада СПИД чире табылгач, безгә үк килеп җитә алмас дип, тыныч күңел белән яши бирдек. Бигрәк беркатлы булганбыз инде. Моннан унбиш еллап элек ВИЧ-инфекцияле кеше Кукмарада да табылды. Хәзер инде район дәваханәсендә мондый авырулы 32 кеше теркәлгән икән. Дөрес, 19ы гына биредә яши. Әлеге күрсәткеч сезне куркытамы, ВИЧ-инфекция йоктырудан шикләнәсезме? Ошбу сорау белән белгечләргә һәм газета укучы райондашларыбызга мөрәҗәгать итәргә булдык.

Асия ЯКУБОВА, стоматолог:

- Әлбәттә, өркетә инде, без бит куркыныч янаучы һөнәр ияләре төркеменә керәбез: авыз куышлыгындагы яралар аша ВИЧ вирусы гына түгел, башка йогышлы авырулар да иярергә мөмкин. Мин үзем битлек киеп, перчаткалардан эшлим. Эш дәверендә, бәлки, ВИЧ-инфекцияле пациентларны да кабул иткәнем булгандыр, бу турыда белмим бит, чөнки алар турындагы мәгълүмат тирән сер итеп саклана. Белә калганда да, безнең беркемне кире борырга хакыбыз юк.

Рөстәм САБИРҖАНОВ, табиб-нарколог:

-Һөнәри эшчәнлегем белән бәйле рәвештә миңа ВИЧ-инфекцияле авырулар белән якыннан аралашырга туры килә, чөнки аларның күбесе бу хәтәр вирусны наркоманлык аша, ягъни уртак шприц куллану аркасында йоктырган. Әгәр бу яман гадәтләреннән баш тартмыйлар икән, иммунитетлары түбәнәеп, аларга үлеп китү куркынычы яный. Районыбызда андый ике очрак булды инде. Шул ук вакытта, наркоманлыктан дәваланып, исәптән төшүчеләр дә бар. Бу пациентларыбыз белән барыбер элемтәне өзмибез, билгеле бер вакыт саен дәваханәгә чакыртабыз. Һәм, әлбәттә, алар төп авырулары буенча дәва алуларын дәвам итәләр һәм тулы канлы тормыш белән яшиләр: үз эшләре, бизнеслары бар хәтта. Карап торышка сәламәт кешеләрдән берни белән аерылмыйлар. Әлеге авырулар белән аралашуның, янәшә эшләү яки яшәүнең беркемгә куркынычы юк, чөнки ВИЧ вирусы һава аша күчми.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара:

-СПИД - безнең чорның иң куркыныч зәхмәте. Күпме яшьләрне якты дөньядан вакытсыз алып китә, аларның әти-әниләрен, якыннарын кайгыга сала. Яшь буын вәкилләрен бу чиргә китерә торган яман гадәтләрдән, ялгыш адым ясаудан саклап калу - һәркайсыбызның бурычы. Бу эштә милли тәрбиянең, халкыбызның гореф-гадәтләренең ярдәме зур, минемчә.

Дөрес, ВИЧ вирусын бер гөнаһсыз кеше кан аша эләктерергә мөмкин. Мин үзем район дәваханәсендә анализ өчен кан биргәндә яки теш дәвалаганда бернидән шикләнмим: инструментлар тиешенчә зарарсызландырыла, кайберләре бер тапкыр гына кулланыла, дип ышанам. Авырттырмасалар ярар иде - бу мизгелләрдә барлык уйларым шул хакта гына була.

35 яшьләрендәге ир:

-"Сулга" йөрмим инде хәзер, хатынга тугрылык саклыйм, шуңа СПИД мине өркетми.

Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара:

- Белүемчә, бу чир тәртипсез җенси тормыш алып баручыларга һәм наркотиклар кулланучыларга яный. Ә тәртипле яшәүче кешеләргә курку кирәк түгел, минемчә.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев