Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмаралылар Сабантуйның күңелле мизгелләре белән уртаклаша

Сабантуйда нинди генә кызыклы һәм күңелле вакыйгаларга тап булмыйсың! Милли бәйрәм белән бәйле кайбер истәлекләр дистә еллар узганнан соң да хәтердә саклана. Газета укучыларыбызның хәтер дәфтәрләренә күз салыйк... Мөнирә ШӘРИПОВА, Березняк авылы: -Сабантуйны бер елны да калдырганым юк. Хәтта улларым Кукмараныкына да алып баралар. Балаларның төрле уеннарда катнашуларын, милли көрәшне...

Сабантуйда нинди генә кызыклы һәм күңелле вакыйгаларга тап булмыйсың! Милли бәйрәм белән бәйле кайбер истәлекләр дистә еллар узганнан соң да хәтердә саклана. Газета укучыларыбызның хәтер дәфтәрләренә күз салыйк...

Мөнирә ШӘРИПОВА, Березняк авылы:

-Сабантуйны бер елны да калдырганым юк. Хәтта улларым Кукмараныкына да алып баралар. Балаларның төрле уеннарда катнашуларын, милли көрәшне бик яратып карыйм. Оныкларым Булат белән Рүзәл икесе дә спортчылар, Татарстан чемпионнары. Кечкенәдән каратэ белән шөгыльләнделәр, Сабантуйда да ел саен чыгыш ясыйлар. Кызыклы вакыйгалар, никтер, бер дә күңелемдә сакланмаган. Җыр-биюләрне бик яратам, сәхнә тирәсеннән бер дә күземне алмыйм.

Рифнур ХАЕВ, Манзарас авылы:

-Алты-җиде яшемнән милли көрәш белән шөгыльләнә башлаган идем, шуннан бирле барлык ярышларда да катнашырга тырышам. Милли бәйрәмебез - Сабантуйда ел саен көрәшәм, башкаларның да бил алышуын игътибар белән күзәтергә яратам. Авыл Сабантуйларының мәйданы, гадәттә, кечкенә була бит ул. Бер елны Кәчимир авылында көрәшкә чыккач, көндәшемне чөеп җибәргән идем, ул тамашачылар өстенә, нәкъ бер кызның алдына килеп төште, аның янәшәсендәге егеткә аягы белән дә эләктерде. Көлке дә, кызганыч та булды, әлбәттә. Сабантуйдан җиңү белән, үз үлчәү авырлыгымда беренчелекне алып кайттым, әмма әлеге вакыйга хәтергә сеңеп калды.

Илфар ГАЛИЕВ, Кукмара бистәсе:

-Аз-маз сөйләүгә осталыгым булгангамы, бервакыт авылга Сабантуй бәйрәмен алып барырга чакырдылар. Ярар, хуҗа кеше белән ризалаштык, бәясен сөйләштек, тамак ялгау турында да сүз булды. Әмма бәйрәмнең бер өлеше үтте, икенче яртысына күчтек - безне оныттылар бит болар, өстәл тирәсенә чакырырга уйлаучы да юк. Кесәдәге вак-төяк акча белән тамак ялгап алдык үзе. Әмма кичкә кадәр эчтә шактый көчле генә "бүреләр улый" башлады. Җаен таптык, алга таба белдерүне акчалы итеп, микрофон янына килүчеләрдән 5әр сум җыеп алдык та, кибеттән сатып алып, тәмләп чәй белән сыйландык. Әлеге вакыйгадан соң инде дистә еллар узса да, барыбер күңелдә калды. Хәзерге алып баручылар оялчан түгел шул, без бигрәк әдәп саклаганбыз инде, дип Сабантуй җиткән саен искә төшерәм.

Әминә ГӘРӘЕВА, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан кунак:

-Сабантуй белән бәйле күңелле вакыйгаларны барлый башласаң, бик күп инде алар. Хәзер бәйрәмнәр аеруча оешкан төстә үтә бит. Нинди генә уеннар оештырылмый. Бервакыт Сабантуйны алып баручы мәйдан түренә өч парны чакырды да, уен шарты белән таныштырганнан соң, болар тирәсенә борынгы ухалла арбалары китереп куйды. Каян тапканнардыр аны, белмим, хәзер юк та бит инде андый арбалар. Ире арбага утыра да, хатыны моны мәйдан тирәли әйләндерә. Кайсы пар алдан килә, шуңа истәлек бүләге бирелә. Чирәм өстеннән бик барам дип тормый әле ул ухалла арбасы, хатын-кызлар хәлдән таеп, арып беттеләр. Аның каравы бик күңелле булды.

Шулай ук Сабантуйда тауга җибәрелгән яшь әтәчне кууларын да кызыксынып күзәттек. Бала-чага, яшьләр тау тирәсендә бер сәгатьләп кайнаштылар. Яшь әтәч һич кенә дә тоттырмый, оча да китә. Ахырдан алҗыды бугай, мәйдан тирәсенә шактый таушалган, йоннары коелып бетә язган хәлдә генә килеп җитте ул.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев