Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмаралылар халыкара тәмәкедән баш тарту көнен билгеләп үтә

Тартыргамы, юкмы... Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан чәчләр үрә тора: Россиядә һәр унынчы хатын-кыз көйрәтә, ә ирләрнең 50-60 проценты тәмәкегә ныклап бәйләнгән, ди. Сәламәтлек саклау оешмаларының кисәтүенә карамастан, бик аз кеше генә тартуын ташлый, бәяләрнең артуы гына түгел, үлем янавы да куркытмый бу адәмнәрне. 38 яшендә дөнья куйган ерак туганыбыз соңгы...

Тартыргамы, юкмы...

Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан чәчләр үрә тора: Россиядә һәр унынчы хатын-кыз көйрәтә, ә ирләрнең 50-60 проценты тәмәкегә ныклап бәйләнгән, ди. Сәламәтлек саклау оешмаларының кисәтүенә карамастан, бик аз кеше генә тартуын ташлый, бәяләрнең артуы гына түгел, үлем янавы да куркытмый бу адәмнәрне. 38 яшендә дөнья куйган ерак туганыбыз соңгы сулышына кадәр тартты. Үзенең хәле булмагач, тәмәкене кабызып авызына каптыралар иде. Ә бит агулы төтен суыру нәтиҗәсендә килеп чыккан чирләрнең ел саен бер миллионга якын ватандашыбызны кабергә кертүе мәгълүм. Моңа әле урын өстендә тарткан көе йоклап китеп, янып үлгән ирләрне, алар гаебе белән һәлак булган гаилә әгъзаларын да өстәргә кирәктер. Шул ук вакытта тәмәке җитештереп сатучылар кешеләрне ничек тә кызыктырырга, күбрәк табыш алырга омтылалар. "Котылам алар ятьмәсеннән, ихтыяр көчем җитәрлек минем",- дип, йә, әйтегез әле беркөнне...

Раил СӘЙФУЛЛИН, 28 яшь, Кукмара:

-Мәктәптә укыганда, уналты яшь булгандыр, бер-ике тапкыр тартып карадым тәмәкене. Югары сыйныфларда укучы егетләр тәкъдим иткән иде, үземнең дә кызыксынуым булгандыр. Ошамады миңа. Хәзер күп кенә дусларым бу начар гадәтләреннән арынырга телиләр, әмма ихтыяр көчләре җитмиме, бераз ташлап торгач, кабат көйрәтергә тотыналар. Сиңа рәхәт, тәмәкегә бәйлелегең юк, диләр. Әтием дә гомере буе сигарет-папиросны авызына якын китермәде. Үземнең улым Даниска 1 яшь 4 ай. Ул да, гаилә традициясен дәвам итәр, киләчәктә тәмәке белән дуслашмас, дип ышанам.

Тәлгать Каюмов, суд-медицина экспертизасы бүлеге мөдире:

-Тәмәке тартучының өске тын юллары һавадагы төрле зыянлы матдәләрне, тузан кисәкчекләрен үткәрмәү, кире кагу сәләтен югалта, боларның барысы бронхлар һәм үпкәгә үтеп керә. Нәтиҗәдә барлыкка килә торган ялкынсыну процесслары бронхларның лайлалы тышчаларын нык зарарлый. Тәмәке составында никотин (бер тамчысы атны үтерә) һәм башка агулы матдәләрдән тыш, сумала да барлыгы билгеле. Әнә шул сумала әкренләп кешенең үпкәсенә утыра һәм организмда һава алмашынуны тоткарлый. Нәтиҗәдә барлык әгъзаларга кислород җитми, тормыш өчен мөһим күзәнәкләр һәлак була. Мондый хәл еш кына яман чир белән тәмамлана. Мәетнең үлем сәбәбен тикшергәндә, тәмәкегә хирыс булганмы-юкмы икәне аермачык күренә. Зур "стажлы" тәмәкеченең тын юллары, бронхлары һәм бронхларының нечкә тармаклары куе кара-яшькелт төстәге лайла белән тыгылган була. Әлеге кеше үлемен үзе теләп якынайткан дигән сүз бу. Шушы юлларны укыгач, көйрәтергә яратучыларның, бәлки, тәмәкегә карата фикерләре үзгәрер. Тартыргамы, юкмы - һәркемнең үзеннән тора бит.

Илнар Шакиров, 28 яшь, Кукмара:

-Тәмәкегә тискәре караш әтиемнән киләдер, бер дә тартып караганым булмады. Янил һөнәри училищесында агроном һөнәре алып чыктым мин, иптәшләрем тарта иде, миңа бу гадәт йокмады. Хәзер алар арасында тәмәкене аңлы рәвештә ташлаучылар шактый, чөнки саулыклары кадерле. Өстәвенә бәяләр дә арта, гаилә акчасын төтенгә очыру кирәкме? "Табиблар кушмый" дип, тәмәкедән баш тарткан кайбер өлкән кешеләрне дә беләм. Бер айлык нәни улым бар, үсеп җиткәч, ул да тәмәкегә үрелмәс, дип шикләнми әйтә алам.

Марат, 53 яшь:

-Тартасы килә бит, тормышта шатлыклар болай да аз. Тәмәке кәефне күтәреп җибәрә, эч пошуны баса. Иптәшләр белән җыелгач, тәмәке көйрәтә-көйрәтә сүзләр ялгана, тартмаган кешегә мондый компаниядә кыенрак. Әлегә бу гадәтемне ташларга җыенмыйм.

Үткән гасырларда тәмәке тартучыларны эзәрлекләгәннәр.Тотылган кешеләрне төрлечә җәзалаганнар, камчы белән кыйнаганнар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисеп, ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәргәннәр. Властька Петр I килгәннән соң тәмәкене тыю турындагы законны юкка чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев