Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Ирләр безне яклый аламы?

Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими. Бу - "Левада" үзәгенең сораштыру нәтиҗәсе. Армиягә бару - ир-егетләр өчен хәрби бурыч. Бу зарурлыкны сораштыруда катнашучыларның 58 проценты хуплаган. Кире фикердә торучылар - 37 процент. Соңгылары армиягә килешү нигезендә генә барырга кирәк, дигән фикердә. Россиядә яшәүчеләрнең 81 проценты, ниндидер куркыныч янаса,...

Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими. Бу - "Левада" үзәгенең сораштыру нәтиҗәсе. Армиягә бару - ир-егетләр өчен хәрби бурыч. Бу зарурлыкны сораштыруда катнашучыларның 58 проценты хуплаган. Кире фикердә торучылар - 37 процент. Соңгылары армиягә килешү нигезендә генә барырга кирәк, дигән фикердә.

Россиядә яшәүчеләрнең 81 проценты, ниндидер куркыныч янаса, армия аларны яклый алуына ышана. Аллам сакласын, бер-бер хәл була калса, дошманнарга каршы көрәшергә туры килсә, дәүләтне яклау өчен якын туганыннан берәрсен җи­бәрергә риза булучылар - 58 процент. Каршы фикердә торучылар - 48 процент. Сез ничек уйлыйсыз: ирләр безне яклый аламы? Армиягә ышанычыгыз бармы?

Хәния ФӘРХИ, җырчы:

- Әти-әнинең алты бала арасында өчесе - ир бала. Өч абыем да Ерак Көн­чы­гышта хезмәт итте. Аларны ничек горурланып армиягә озатканнарын яхшы хәтер­лим. Хатлар языша, посылкаларга да төрлесен салып җибәрә идек. Ул вакытта, гомумән, өч ел хезмәт ит­теләр. Озак бит! Дуслашып йөргән егетемне дә елап армиягә озаттым. Хатлар алыштык, ул Әфганстан­га барып эләкте. Армиягә дә, аның куәтенә дә ышанасы килә. Дөньяда тыныч түгел: туганнарым бик күп, кияү­ләрем бар. Хәс­рәт­ләр, сугышлар була күрмәсен дип телим.

Мөршидә һәм Илдар КЫЯМОВлар, журналистлар:

- Улыбыз Иделне озат­канга өч ай булды. Хәзерге ва­кытта Балтыйк диңгезен­дә хезмәт итә. "Нинди йөрәк бе­лән баланы армиягә җи­бәр­сез?" - дип сүгүчеләр күп булды. Барыбызның да язмышы - Аллаһы Тәгалә карамагында. Аны Казанда сак­лап утырсаң да теләсә ни булырга мөмкин. Кемгәдер акча төртү - дөньяга карашыбызга туры килми, моны мескенлек билгесе дип исәп­либез. Бүгенге армиягә ышан­сак та, барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйбыз. Без беркемне дә үгетләмибез. Баланы армия­гә җибәрү-җибәрмәү, хезмәт итү-итмәү - һәр кешенең ихтыяры. Идел армиядә "бабайчылык" юк дип ышандыра, бары тик командир составы каты сү­генә дип зарлана. Татар те­ленә сусый, үзе дә хатларны шигырьләр кушып яза башлады. Татарча сөй­ләшү­не сагынам, ди. Чыныгып кайтсыннар, безне як­ларга форсат чыга күрмәсен.

Илфира ГАЛИӘСКӘРОВА (Балтач районы, Борнак авылы):

- Ирем белән өч ул тәр­бияләдек. Олы улыбыз Ай­дарга армиягә китәргә вакыт җиткәч: "Бернинди дә акча тотмыйсыз, армиягә үз телә­гем белән барам", - диде. Икенче улымнан да "бармыйм" дигән сүз ычкынмады. Өченче улыбызның укып бетерергә тагын бер елы бар, әмма ул да: "Абыйлардан калышмыйм", - ди. Армиягә озатулары авыр. Беренче­сенә ике ел дәва­мын­да йөрәк телгәләнде. Ке­сә телефоннары да юк иде, хатлар ярдә­мен­дә аралаштык. Икенчесен тынычрак күңел белән озаттык. Ирем дә, абый, эне­ләр дә, әти дә - барысы да армияне сагынып искә ала. Чыныктыра бит ул. Иремне дә, балаларымны да чит илгә сугышка җибәрмәс идем, үз җиребезне якларга кирәк булса - бер хәл. Армия көчле булганына да, ирләр­нең безне яклавына да ышанам.

Дмитрий Литвинов, "Патриот" республика үзәге директоры:

- Армиягә барыргамы-юкмы дип шикләнүчеләр ел­дан-ел азая. Киресенчә, конкурс арта гына, аеруча "ВДВ", "морпех", "спецназ" кебек урыннарга эләгү өчен тартышалар. Татарстанда армия­дән качып йөрүчеләр юк дә­рәҗәсендә. Безнең респуб­ликадан киткән солдатлар башка өлкә-респуб­ликалар­дан аерылып тора: барысы да урта яки югары белемле, армиягә әзерлек, сәламәтлек ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Россия армиясе куәтле, хәрби техника да югары дәрәҗәдә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X