Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Ил төкерсә - күл була. Үзара салым акчасына карата райондашларыбыз фикере

Әлеге татар халык әйтеме, еллар үтсә дә, үзенең мәгънәсен югалтмый. Яшәешебезнең кайсы гына өлкәсенә кагылсак та: авыр хәлдә калганнарга матди ярдәм күрсәтүме ул, күмәкләшеп төрле өмәләрдә катнашумы - ил белән бергәләп башкарганда, авырлыкларны җиңел үтәргә була. Соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән үзара салым программасына да әлеге гыйбарә бик тә туры...

Әлеге татар халык әйтеме, еллар үтсә дә, үзенең мәгънәсен югалтмый. Яшәешебезнең кайсы гына өлкәсенә кагылсак та: авыр хәлдә калганнарга матди ярдәм күрсәтүме ул, күмәкләшеп төрле өмәләрдә катнашумы - ил белән бергәләп башкарганда, авырлыкларны җиңел үтәргә була. Соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән үзара салым программасына да әлеге гыйбарә бик тә туры килә. Чөнки бердәмлектә көч булып, шактый зур күләмдә акча тупланганда күп эшләр майтарырга, алда торган максатларга ирешергә мөмкин. Бигрәк тә хәзер - халыктан җыелган акчага хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып өстәгәндә ничек шуннан файдаланып калмаска ди?!

Гражданнарның үзара салымы халыкның үз җирлекләрен үстерүгә: юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, чишмәләрне төзекләндерү һәм башка эшләр өчен ирекле рәвештә акча җыюны күздә тота. Шуны да өстәп әйтик, халыктан җыелган акча ныклы контрольдә һәм ул фәкать Кукмараны һәм авылларыбызны төзекләндерүгә тотыла. Референдум үтәргә берничә көн кала түбәндәге райондашларыбыздан әлеге программага карата фикерләрен тыңладык.

Райнур НОТФУЛЛИН, поселок башкарма комитеты җитәкчесе:

- Референдумда бердәм катнашып, уңай җавап биреп, аннан соң үзкертем акчаларын вакытында түләсәк, яшәгән төбәгебез тагын да төзек һәм матур булыр. Хәер, быел башкарылган эшләребез әлеге программаның уңышлы булуын тагын бер тапкыр раслады. Быел поселокта яшәүчеләрдән 3 миллион 605 мең сум акча җыелган иде. Халыктан җыелган һәр сум өчен республика бюджетыннан 4әр сум акча күчерелгәч, ул 18 миллион сум булды. Әлеге программаның бер генә уңай мисалына тукталыйк: урамнардагы баганаларда ут лампочкаларын электрны саклап тота торганнарына алыштыру бара. Нәтиҗәдә, 2015-16 елларда электр энергиясен 17 процент экономияләүгә ирешсәк, 2014-16 еллар өчен бу 31 процентны тәшкил итә. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә бу - яхшы күрсәткеч. Димәк, янга калдырылган 1 миллион 500 мең сум акчаны башка тармаклар өчен кулланырга мөмкинлек туды. Соңгы ике елда поселокта 16 чакрым тротуар салынды, күпкатлы йортларга керү юллары, ишегаллары тәртипкә китерелде. Киләсе елда да шушы эшләрне дәвам итү, күпкатлы йортлардагы ишек, тәрәзәләрне алыштыру һәм башкалар планлаштырыла.

Фәния ШӘМСЕТДИНОВА, Күкшел авылы:

-Инде ничә еллар урамыбызда юлсызлыктан интегә идек. Аллага шөкер, Луговая урамын әле күптән түгел генә юллы иттеләр. Иң элек әйбәтләп ком салып чыктылар, өстенә вак таш түшәделәр. Кыскасы, менә дигән, асфальтка тиң юл булды. Улыбыз Азат яши торган Яшьләр урамына да таш салынды. Бу урамга күтәртелгән дамба ясап куйдылар. Анда, гомумән, язгы-көзге пычракларда аяк баса торган түгел иде. Хәтта юл төзүчеләр үзләре дә: "Сез бу юлдан ничек йөрдегез соң?"- дип шаккатканнар. Ике урамга барлыгы 1 чакрым озынлыктагы юл салынды, диделәр. Тагын авылыбыздагы бер урамда 100 метр чамасы юл рәтләнде. Үзара салым программасы гамәлдә булмаса, элекке белән хәзергесе җир белән күк аермасы дип әйтерлек бу эшләр үтәлмәс иде бит. Әлеге программа - авыл халкының проблемаларын хәл итү өчен менә дигән ярдәм ул, дигән сүзләргә беркем дә каршы чыкмас, мөгаен. Шуңа күрә елга бер тапкыр алына торган әлеге сумманы түләргә кем генә акчасын кызганыр икән?

Рәис ХӨСӘЕНОВ, Лельвиж авыл җирлеге башлыгы:

- Безнең җирлектә быел 585 кешедән 193 мең 500 сум акча җыелды. Былтыр да, быел да без районда беренчеләрдән булып үзара салым акчасын җыеп счетка керттек. Җирлектә яшәүчеләрнең, программаның әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары мактауга лаек. Әлеге сумма дүрткә тапкырлангач, 967 мең 500 сумны тәшкил итте. Шуның 585 мең сумы авылның Совет һәм Яр буе урамнарына - барлыгы 470 метр юлга ком, таш түшәүгә тотылды. 132 мең 500 сумына балалар мәйданчыгы ясалды, койма белән әйләндереп алынды, һәм клуб янәшәсенә брусчатка җәелде. Авылдагы урам утларын карауга да ныклы игътибар бирәбез. Калган 250 мең сум акчаның 200 мең сумы бу максатларда тотылды. Урамнарда 22 лампочка алыштырылды, быел калган 33 лампочканы куеп бетерергә планлаштырабыз, ә 50 мең сум исә чишмә-коеларны төзекләндерелде. Ноябрь аенда үтәчәк референдум уңай нәтиҗәләр күрсәтеп, халык киләсе елга 600 сумнан үзара салым акчасын түләргә риза була икән, җыелган сумманың күп өлеше авыл эчендәге юлларны төзекләндерү өчен кулланылачак. Шулай ук ике урында янгын гидранты куярга да исәпләп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU