Хатын-кыз ул....
Хәтерләп карагыз әле, ир-атлар ачулары чыкканда хатын-кызларны рус телендә әйтелешле нинди генә хайван исемнәре белән атамыйлар, әйеме? Шуны күздә тотып һәм берникадәр шаярып алу нисбәтеннән дә, бәйрәмебез алдыннан ир-атлардан: "Хатын - кыз сезнең өчен кем ул?" дип кызыксындык. Илфат Зиннәтуллин, Кукмара поселогы: -Хатын-кыз ул минем өчен йорттагы башлык, русча итеп...
Хәтерләп карагыз әле, ир-атлар ачулары чыкканда хатын-кызларны рус телендә әйтелешле нинди генә хайван исемнәре белән атамыйлар, әйеме? Шуны күздә тотып һәм берникадәр шаярып алу нисбәтеннән дә, бәйрәмебез алдыннан ир-атлардан: "Хатын - кыз сезнең өчен кем ул?" дип кызыксындык.
Илфат Зиннәтуллин, Кукмара поселогы:
-Хатын-кыз ул минем өчен йорттагы башлык, русча итеп әйтсәк -глава. Чөнки күпчелек очракта өйдәге барлык эш, тормышны алып бару алар җилкәсендә, алар җаваплылыгында. Ир кеше ул кайтып ашый-эчә, хезмәт хакын тапшыра да, тагын эшкә чыгып китә. Аллага шөкер, өч бала үстердек. Хатыным Венера белән бергә бер оешмада эшләдек. Штукатур-маляр буларак авыр хезмәт башкарса да, балаларны тәрбияләү аның өстендә булды. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле.
Рамил Садыйков, Күкшел авылы:
-Хатын-кыз дигәч, минем күз алдыма матурлык, гүзәллек, әни, хатыным, кызым килеп баса. Тормыш иптәшем белән 7 ел йөреп кавыштык, бик матур гомер кичерәбез. 6 мартта өйләнешкәнебезгә 26 ел булды. Кавышканыбызга яңа гына шикелле, сөбханалла, сизелмәде дә, 26 көн кебек үтеп тә киткән. Әлхәмдүлиллаһ, хатынымны һаман яратам, хөрмәт итәм. Олыгайган саен бер-береңне тагында хөрмәтлисең икән ул.
Рамил Зарипов, Манзарас авылы:
-Грузиннар әйтмешли, хатын-кыз ул - тормыш, бу сүз белән бөтенесе дә әйтелгән. Ир-атлар хатын-кызлар турында күпме генә гайбәт сатсалар да, мәзәкләр сөйләсәләр дә, тормышта алардан башка яшәү мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә хатын-кызны һәм ир-атны барлыкка китергән. Мин үземнең хатынымны шаяртып "экономбанк" дип атыйм. Чөнки ул акчаны кысып тота, кибеттән тиешлесен генә ала белә, ә минем кесәдәге акча "кычкыра" башлый. Шуңа күрә тиененә кадәр "экономбанк"ка бирү ягын карыйм.
Илнур Кәримов, Зур Кукмара авылы:
- "Хатын-кызлар ир-атның кабыргасыннан яралган, кабыргада ми булмый, димәк аларда да ми юк", -дип кайбер ирләр шаяртырга яратсалар да, хатын-кыз ул -азарт. Мин үземнең хатынымны иптәшләрем белән сөйләшкәндә "прокурор" дип әйтәм, чөнки ул минем кайда булуымны гел тикшереп, карап тора. Икенче күршемнең хатыны "медуза", чөнки иренә ябышкан. Өченчесе узара аралашканда хатынын "кобра" дип атый, чөнки хатыны үзе әйтмешли гел "ысылдап" тора. Әмма алардан безгә җылы караш, якты йөз, табыныбыз тулы булса шул җиткән. Бергәләп яшисе дә яшисе әле.
Марат Бариев, Кукмара поселогы:
-Исемемне куймасаң да була, чөнки яшисем килә әле (көлә). Хатын-кыз ул минем өчен - әйләнә-тирә мохит. Чөнки өемдә хатыным, ике кызым бар, эш урынымда да гел хатын-кызлар гына диярлек. Кем әйтмешли, эштән алардан арып, хатыным янына кайтам, өемнән "ял итәргә" дип, иртән эшкә талпынам. Кыскасы эшкә дә яратып йөрим, өемә дә ашкынып кайтам. Тормышымнан шөкер, канәгать. Хатын-кызлардан башка яшәү мөмкин түгел, дигән фикердә мин үзем.
Лилия НУРГАЛИЕВА
фото: http://konctanciya.info/post229991462/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев