Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Сораштыру

Эт-мәчегә дә туган йорт кадерле

Беркөнне Манзарастан, исемен әйтмичә генә, бер ханым шалтыратты: "Сарай янына күзләре яңа ачылган песи балалары, этләр китереп ташлыйлар. Үз өстеңә шушы җан ияләре өчен җаваплылык алгансың икән, тәрбиялисе бит инде аларны, яки карый алырдай булсаң гына аласы. Этләрне, зур үскәч, күп ашый дип урамга куып чыгаралар. Шушы хәлгә эчем поша....

Владимир Уткин, 62 яшь, Лубян авылы:

-Без үзебез ике песи (берсе - ана мәче), өч эт асрыйбыз. Алар инде гаилә әгъзалары кебек. Этләрне ишегалдында гына тотам. Берсе картаеп сукырайды, әмма аны каядыр илтеп ташлау яки атып үтерү турында уйлаганым да юк. Мал-туар булмагач, калдык ризыкларны эт-мәчеләргә бирәбез. Бер этем белән элгәре кыр үрдәкләрен ауларга йөри идем, хәзер бу мавыгуымнан баш тарттым. 8 балабыз, 19 оныгыбыз да хайваннарга карата мәрхәмәтле.

Гөлсинур Хәертдинова, 66 яшь, Адай авылы:
-Гомер буе эт, песи асрыйбыз. Этебез бәйдә тора, ычкындырмыйбыз. Бер елны песиебез югалган иде, бик күңелсез булды, борчылдык. Бер-ике айдан нык җәрәхәтләнеп кайтты бу. Печәнлеккә кереп үлде. Хайваннар өчен дә туган йорт кадерле шул. Шуннан соң хуҗалыгыбызга ташландык песи килеп керде. Хәзер шуның нәселе - алты песиебез бар. Иң элек аларны ашатам. Сыер савып, сөт бирүемне җыелышып көтеп торалар. Кеше күзенә карап яши бит ул җан ияләре.
Зөфәр Бәдретдинов, 59 яшь, Кукмара поселогы:

-Әлбәттә, кече туганнарыбызны язмыш кочагына ташлауны хупламыйм. Без үзебез күпкатлы йортта торгач, эт-мәче асрамыйбыз. Кызыбыз гаиләсе исә үз йортлары белән яши. Этләре дә, песиләре дә кадерле аларның.
Дамир Шәйхетдинов, 25 яшь, Өлге авылы:

-Эт асрыйбыз, ул бәйдә тора. Ике песиебез бар, берсе - табылдык. Әни аларны бик ярата. Ә миндә песиләргә карата «аллергия».
Карина РАЯНОВА, Кукмарага кайткан кунак:
-Берничә ел элек әни песиебезне балалары белән бергә каядыр илтеп ташлаган иде. Рәнҗешләре төшкәндер: бер ай да үтмәде, кулын имгәтте. Ә урамга чыгарылып җибәргән ач этләрнең, кешеләргә ташланып, зур куркыныч тудырганын онытмаска иде. Телевизордан да күреп торабыз: хуҗасыз этләр күпме балаларның гомерләрен өзәләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев