Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Эшкә куанып йөрисезме?

Россиядә яшәүчеләр өчен хезмәт ул - тотрыклылык, американнар өчен - карьера, кытайлар өчен - гореф-гадәт. Россиялеләрнең хезмәткә мөнәсәбәтен тикшергәннәр. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, халыкның күпчелегенә хезмәт тотрыклы һәм мул тормыш белән күзаллана. Болай дип уйлаучылар - 47 процент. Хезмәтне бурыч итеп күрүчеләр - 20 процент. Эшкә йөрүне бәхет итеп кабул...

Россиядә яшәүчеләр өчен хезмәт ул - тотрыклылык, американнар өчен - карьера, кытайлар өчен - гореф-гадәт. Россиялеләрнең хезмәткә мөнәсәбәтен тикшергәннәр. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, халыкның күпчелегенә хезмәт тотрыклы һәм мул тормыш белән күзаллана.

Болай дип уйлаучылар - 47 процент. Хезмәтне бурыч итеп күрүчеләр - 20 процент. Эшкә йөрүне бәхет итеп кабул итүчеләр генә азрак, андыйлар - 4 процент. Ә сез эшегезгә нинди мөнәсәбәттә? Хезмәт сезнең өчен күңел юанычымы, әллә акча эшләү ысулымы? Эшкә куанып йөрисезме?

Хәйдәр ҖИҺАНШИН, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге башлыгы урынбасары:

- Эшләгән урыным, һө­нәрем күп очракта - яшәү чыганагы. Әмма яратмасаң, эшләп булмыйдыр ул. Көн саен куанып эшкә киләм, канатланып эшлим дип әйтә алмыйм. Тик эш урынымда үземне җәмгыятькә кирәкле кеше итеп хис итәм. Эш булып торсын инде ул! Бездә кыскартулар булды, күпләр эшсез калгач, гаиләмне тәэмин итәр өчен эшем бар бит әле дип куанам.

Фәйрүзә МОСТАФИНА, Чаллы педагогия институты ректоры:

- Эшсез үземне күз алдына да китерә алмыйм. Хәрәкәт кирәк һәм хез­мәтем файдалы булсын, дип омтылам. Акча чыганагы түгел ул, хезмәт хакымны пенсия күләмендә генә калдырсалар да вазыйфамны җиренә җиткереп башкарыр идем кебек. Оныкларым булгач, аларга яхшы тәрбияче, укытучы эләксен дип тырышам. Аллаһыга шө­кер, шушы һөнәремне сайлаганмын.

Зифа МӘРДӘНОВА, фельдшер (Актаныш районы):

- Табиблык - үзем сайлап алган һөнәр, аны яратып башкарам. Эшләгәндә төрлесе була, авыр чаклары да, куанычы да - барысы да бергә. Әмма, туйдым, ташлар идем бу эшне, дигән уйлар юк. Белмим, күп кеше эшкә бурыч итеп карыйдыр ул. Мин дә шулай. Барыбыз­ның да гаилә­се, балалары бар, тормыш көтәргә кирәк бит. Хезмәт ул - акча чыганагы да.

Гүзәл СӘГЫЙТОВА, "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы:

- Эшкә канатланып барган чаклар да, көчкә аякны сөйрәгән вакытлар да була. Ләкин, тулаем алганда, те­левидение­дәге алып баручы да, Казан дәүләт консер­ва­то­риясендә укытучылык эшен дә ихлас яратам. Әнә шул ярату аерым җитеш­сезлекләргә күз йомдыра да инде. Аерым җитеш­сез­лек­ләр дигәндә, хезмәт хакын күздә тотам.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, маркетолог:

- Эшем булмаса, бә­хет­ле булмас идем. Хез­мә­тем - күңел юанычы да, керем чыганагы да. Ләкин эшнең кадерен бе­лү миңа күптән түгел генә, эшсез калып карагач кына килде. Мөгаен, шулай кирәк булгандыр, чөнки аңа кадәр эшемне яратып баш­карган булсам да, аңа бурыч итеб­рәк карау бар иде, үземне мәҗбүриләү сизелде. Кеше эшендә тулаем бәхетле булырга тиеш дип саныйм.

Ватаным Татарстан
№ 138 | 19.09.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев