Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Чыгарылыш кичәсе булмаячак?!

Шушы көннәрдә мәктәп белән хушлашучы яшьләр, аларның ата-аналары чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Әмма тиздән мәктәпне тәмамлаучыларга аны үткәрүне тыярга мөмкиннәр. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шундый тәкъдим яңгырады. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, мәктәп директорларына чыгарылыш кичәләрен оештыруны контрольгә алырга кирәк. Кичә...

Шушы көннәрдә мәктәп белән хушлашучы яшьләр, аларның ата-аналары чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Әмма тиздән мәктәпне тәмамлаучыларга аны үткәрүне тыярга мөмкиннәр. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шундый тәкъдим яңгырады.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, мәктәп директорларына чыгарылыш кичәләрен оештыруны контрольгә алырга кирәк. Кичә уздыруны тыя алмыйбыз, ул безнең вәкаләттә түгел, ди ул. 102 гимназия директоры Ирина Бакова исә, мәктәптә уза торган тантаналы чара да җиткән, иртәнге сәгать өчкә кадәр бара торган олылар банкеты балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм, ә мәктәп администрациясе һәм укытучылар өчен аны бәйрәм дип әйтеп булмый, ди.
Ә сез ничек уйлыйсыз, чыгарылыш кичәсе уздырырга кирәкме?
Камәрия Хәмидуллина, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры:
- Рестораннар белән мавыгырга кирәкми, дип уйлыйм. Мәктәп залында да тантаналы чара үткәрергә була, матди якка, ашау-эчүгә басым ясамыйча да, аны җылы, ихлас, истә калырлык итеп үткәрергә мөмкин.
Ләйсән Зәкиева, чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе:
- Кызым быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Авыл җирендә рестораннарга бару юк. Су буена төшеп утырдык. Ата-аналарга да, балаларның үзләренә дә бик ошады. Без үзебез дә мәктәпне тәмамлагач, таң каршыларга урманга барган идек. Безнең хушлашу кичәсе дә истә калырлык булды. Рестораннарга барып, тамадалар яллап бәйрәм итүгә мин үзем каршы, әмма бала хакына бармыйча да калып булмыйдыр ди.
Алсу Гаязова, чыгарылыш сыйныф укучысы:
- Өлкән сыйныфларга карап, без һәрвакыт планнар кордык, үзебез чыгарылыш классы булганда тегеләй, болай уздырырбыз дип, күңелдән генә әллә нәрсәләр "эшләп бетердек". Әлбәттә, һәркемнең бу көнне истә калырлык итеп үткәрәсе килә. Кемдер таңга хәтле шәһәр урамнары буйлап йөри, фотога төшә. Кемдер "Лимузин"га заказ бирә. Әллә ни мөгез чыгармасак та, безнең кичә дә искитмәле булачак. Алдан ук берсүзсез түгәрәк табын артында утырырбыз дип планлаштырдык. Матбугатта чыккан хәбәргә кагылышлы шау-шу белән бер дә килешәсе килми, ак эт бәласен кара эткә ягып, аны бөтенләй тыярга кирәкми. Сабакташларыбыз да, тәртә арасыннан чыктык дип, әллә ни кыланмасын иде.
Быел Россиядә баланы чыгырылыш кичәсенә әзерләү уртача алганда 22 мең сумга төшә. Сораштыруга нигезләнеп төзелгән статистик мәгълүматтан күренгәнчә, чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум булган.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU