Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Чисталык - сәламәтлек ул

Кар эрүгә кулыбызга тырма, себерке алып өй тирәләрен, эш урыннары территорияләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән чистартырга ашыгабыз. Үткән шимбәдә авылларда, поселокта оештырылган өмәләрдә дә халык актив катнашты. "Чисталык турында кайгыртасызмы, яши торган урыныгызны җыештырдыгызмы әле?" - дип берничә райондашыбыздан кызыксындык.

Фаил ГАЗИЗОВ, поселок башкарма комитеты җитәкчесе:
-Яши торган урыныбызны җыештырырга кирәк, берсүзсез. Чөнки бар җир ялт итеп торса, үзебезгә дә күңелле бит. Районда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы игълан ителде. Поселок буенча көн саен махсус комиссия йөри. Шәхси кибетләрнең тирә-юнен тикшереп, карап чыктылар инде, хәзер күпкатлы, шәхси йортларның, оешма-предприятиеләрнең территорияләрен тикшерү бара. Күңелне бер нәрсә борчый: бездә халык әйткәнне, әйдәкләгәнне көтә. Чисталык үзебез өчен кирәк, югыйсә. Бүгенге көндә поселокта агачларны, электр баганаларын агарту бара, газоннарга "Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре ашлама сибеп чыктылар. Урамнарда кәҗәләр дә күренә башлады. Район Башкарма комитетының 2011 елның 27 июнендә чыккан махсус карары нигезендә урам буйлап йөргән мал хуҗаларына карата 10 мең сумга якын штраф каралган. Моңа кадәр без катгый чаралар кулланмаган идек, быел китергән зыянга карап хуҗалардан штраф түләттерәчәкбез.
К.ИБӘТУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы:
- Үзем генә яшим, сеңлем. 72 яшь инде миңа, шуңа күрә көчем җиткәнчә чистартырга, өемне ямьле итәргә тырышам. Әле менә кеше яллап кояшлы көннәрнең берсендә морҗа башын агарттырдым. Май бәйрәмнәрендә балаларым, килен-киявем, оныкларым кайтырга тиешләр. Өйне дә юарбыз, көн матур булса, җирне казып яшелчәләрне дә утыртырбыз дип уйлап торалар. Элегрәк инеш буйларына чүп-чар ташлауларына җаным әрни иде. Үземнең гомеремдә чүпне капкадан ары чыгарганым булмады, мунча миченә яктым. Хәзер әнә капрон капчыкларга салып куябыз да, вакытында килеп алалар. Су, чүп-чар җыйган өчен авыл җирлегенә ай саен 30 сум түләп барабыз. Күп акча түгел бит, һәркемнең түләргә көченнән килә.
Кукмараның Маяковский урамы, 19 йортта яшәүче бер ханым:
- Безнең яндагы чүп ташлый торган контейнерлар тирәсен күреп исегез китәр. Контейнерларны бушатып китәләр, ә аның тирә-юнендәге чүпләрен алмыйлар. Хәзер инде контейнер янына якын килә торган түгел. Фоторәсемгә төшереп газетага бирегез әле, дип үзем дә сезгә шалтыратмакчы идем әле. Ул чүп җыя торган машиналарда эшләүчеләргә, контейнерлар тирәсен яхшырак итеп җыештырсыннар өчен, ныграк әйтеп, хезмәт хакларын артыграк түләп булмыймы икән соң?!
Шушы ук урамның 17 йортында яшәүче ханым редакциягә үзе шалтыратты:
- Бу чүп-чар бер бәла булды инде. Капчыкларга салып куйган чүпне алып китүче юк. Кайда гына шалтыратмадык, машина юк, диләр. Бер кат җыештырып куйганнан соң ул чүп-чар яңадан очып китеп киртәләргә сыланды, бакчаларга, урамга таралды инде. Без бит ай саен чүп чыгарган өчен акча күчереп барабыз. Кукмарада үзәк урамнарга гына игътибар бар шул, читтәгеләре читтә кала. Шимбә өмәсендә җыештырып куелган чүп-чарларны ничә көн инде алып китмиләр. Гомүмкүләм өмә елга ике тапкыр була инде ул, "Экосервис"ның транспорты җитми икән, ник башка оешмалардан машиналарны алып тормаска ди.
Гомәр ХАҖИЕВ, Олыяз урта мәктәбе директоры:
-Без мәктәбебезнең тирә-юнен җыештырып куйдык инде. Ир-егет укытучылар, өлкәнрәк сыйныфның егетләре белән Олыяз авылындагы чишмәләрне чистарту-төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек. Мәктәбебездә чисталык икеайлыгы "Язгы яхшылык" атналыгы белән берлектә бара. Ветераннарның өйләренә барып ярдәм итү, җыештыру да безнең карамакта. Башлангыч сыйныф укучылары авылдагы балалар бакчасына барып тәрбияче апаларына җыештырырга булышачаклар, нәниләр өчен үз көчләре белән концерт куячаклар. Хәзер менә "Яңарыш" фонды игълан иткән тотылган кәгазь җыю акциясенә кушылып, аннан кергән акчаны әлеге фондка һәм хуҗасыз этләрне тәрбияләү буенча фондка күчерәчәкбез. Шулай ук Казанда яшәүче, бер кызны яклап берничә егеткә каршы торганда сәламәтлеген югалткан Артем исемле юрист егеткә дә матди яктан ярдәм итү акциясен оештырдык. Тирә-юнебезнең генә түгел, күңел чисталыгы да булу кирәк бит әле.
Анна, Манзарас авылы:
-Без бу атнада бөтен участокны әйбәтләп җыештырдык. Учак ягарга ярамаса да, җил тынгач, кичен күршеләр белән кипкән үләннәрне яндырдык. Аларны тагын кая куясың? Менә яңгыр явып узды, шунда калган булса, тагын юешләнеп яткан булыр иде әле.
Автордан: Зур Кукмарадагы Майский урамы тирәсендәге инеш ярында чүп-чар тулып ята. Җирлектә трактор белән чүп җыю да оештырылган инде, югыйсә, барыбер ташлыйлар. Быел кыш көне ут чыбыкларына тия дип, Кукмара электр челтәре эшчеләре агач ботакларын да кискәннәр, алары да шул килеш ята. Ул ботакларны кем җыештырырга тиеш икән соң? Шуңа җавап ишетәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU