Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Чалгымы, моточапкычмы?

Печән өсте җиткәч, өлкәннәр болыннарда киң селтәнеп үлән чапкан чакларын сагынып искә алалар. Чалгы кайраган, үләннәрнең чыж-чыж егылып барган тавышлары колакларында матур җыр, яшьлек авазы булып саклана аларның. Заманга ияреп, хәзерге көндә тормышыбызга моточапкыч үтеп керде. Гади чалгы киләчәктә музей экспонаты булып калмасмы? Бу хакта газета укучыларыбызның фикерен белергә булдык.

Илдар СИБГАТУЛЛИН, 45 яшь, Каенсар авылы:
-Мал-туар асрагач, кышка печән әзерләмичә булмый. Моточапкыч алганга ике ел булды инде. Тавышы колак тондырырлык булса да, үләнне тиз чабуы ошый миңа. Хәзер кул чалгысын кулланучы юк диярлек инде. Бу эш коралы бетүгә бара, минемчә.
Гөлшидә НӘГЫЙМОВА, 45 яшь, Бурсык Елга авылы:
-Юк, бетерергә ярамый чалгыны. Моточапкыч алдык алуын, әмма аны түмгәкле, чокырлы-чакырлы урыннарда файдаланып булмый бит. Мин үзем балачактан ук кулыма чалгы тоттым, печән өстендә әти-әниләремә булышып үстем, бу эшкә кызларымны да өйрәттем. Чалгыны түгел, уракны да ташлаган юк әле. Янымдагы кызым белән йорт-җир тирәсендәге, бакчадагы үләннәрне чабып-урып алабыз. Өч баш малыбыз бар. Күмәк хуҗалыктан төргәкле печән бирсәләр дә, үзебезгә дә хәстәрләмичә булмый. Кияү белән кызым да үз хуҗалыкларында терлекне күпләп асрыйлар, шуңа күрә аның чалгы тота белүе ярап куйды.
Петр МИХАЙЛОВ, 64 яшь, Чигайка авылы:
-Чалгы - авыл тормышының аерылгысыз өлеше инде ул. Үзем дә аны гомерем буе кулландым. Әле менә моточапкыч алып кайттык, печән өстендә сынап карыйсы булыр. Тик аның белән җайсыз урыннарда чабып булмавы мәгълүм.
Рәзинә ЯРМИЕВА, 36 яшь, Каенлык авылы:
-Тормыш иптәшем фермер булганлыктан, тагылма печән чапкыч та, моточапкычыбыз да бар. Авылда хәзер кулларына гади чалгы алган кешеләрне күргәнем юк диярлек. Мин үзем чалгыны биш ел чамасы элек кенә тота башладым. Мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнлектән, юл кырыйлары, басу читләре, елга буйларындагы үләннәрне чабарга җибәрәләр. Өйрәнүе җиңел булмады, хәзер осталыгым артты кебек, тик чыжлатып чаба белмим әле. Дөресен әйткәндә, чалгыбыз юк безнең, кирәк чакта әтиләрдән алып торырга туры килә. Ике улыбыз да моточапкыч тотуны кулайрак күрәләр.
Надежда КОНДРАТЬЕВА, 25 яшь, Танькино авылы:
-Авылда терлек асрамыйча яшәү мөмкин түгел. Печәнне күмәк хуҗалыктан сатып алабыз, авыл тирәсендәге болынлыклардан чабып, үзебез дә әзерлибез. Гаиләбез белән: әни (әтиебез мәрхүм инде), мин, энекәшем, чалгылар тотып, үләннәрдә чык кипкәнче дип, иртән-иртүк шул болынлыкларга юнәләбез. Кукмарада яшәүче абыем кайтса, ул да безгә кушыла. Балачагымнан яратам мин печән вакытын. Чәчәкләрнең татлы исләре, баш өстендә тургайлар сайравы, бал кортларының гөжләве күңелгә чиксез рәхәтлек бирә, арыганлык та сизелми кебек. Киләчәктә, бәлки, моточапкыч сатып алырбыз, ләкин аның белән табигать авазларын ишетеп булырмы соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU