Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Авылларда печән өсте

Иртәнге чык кипшергәннән алып, караңгы төнгә кадәр авыл кешесе печәнен урнаштырып, яңгырларга кадәр кышка запас туплап калырга ашыга. Бер көн ел туйдыра дигән әйтем нәкъ менә шундый очракларда барлыкка килгәндер дә. Кемдер ян бакчасындагы печәнен чапса, икенчеләре болын, үзәннәргә йөри. Хуҗалыклар бирә, сатып кына алабыз, дип әйтүчеләр дә бар. Быел...

Иртәнге чык кипшергәннән алып, караңгы төнгә кадәр авыл кешесе печәнен урнаштырып, яңгырларга кадәр кышка запас туплап калырга ашыга. Бер көн ел туйдыра дигән әйтем нәкъ менә шундый очракларда барлыкка килгәндер дә. Кемдер ян бакчасындагы печәнен чапса, икенчеләре болын, үзәннәргә йөри. Хуҗалыклар бирә, сатып кына алабыз, дип әйтүчеләр дә бар. Быел печәннең бер түге 60-70 сум, төргәге 800-900 сум икән. Әмма ничек кенә булса да терлек асраучыларга кышка печәнсез керү - икмәксез, буш өстәлгә тиң. Шуңа күрә печән кайткан көнне курага сыдырылган аяк-кулларның сызлавы да хезмәтнең тәмен, канәгатьлек хисен киметә алмый. Бер елга җиңел сулап, Аллага шөкер дип әйтәсе генә килә.

Антонина ХАСАНОВА, Югары Чура авылы:
-Хуҗалыгыбыз зур безнең, күпләп мал асрыйбыз, ян бакчада да бәрәңге, печән үстерәбез, бал кортларыбыз да бар. Җирләребез арендаторда, бер пай җире өчен 30-40 түк печән, салам, ашлыгын бирәләр, без бик канәгать. Җәй көне бигрәк тә эшнең кайнап торган мәле. Әле менә сарай төзелешен башлап җибәрдек, шуңа күрә беренче кат чабылган үләннән печән алмый торырга булдык. Печәнне сатучылар, сатып алучылар да бар, ул очракта бер түгенең бәясен 70 сум тирәсе, диләр.

Зәйнәп НИГЪМӘТҖАНОВА, Каенсар авылы:
-Маллар асрыйбыз, авылча яшибез. Тормыш иптәшем белән без пенсиядә, киленем сыер сава, малай тракторда эшли. Шуңа күрә печәнгә йөрергә мөмкинлегебез булмады, хуҗалык бирер әле, дип торабыз.

Рабига ЙОСЫПОВА, Мәчкәрә авылы:
-Мин интернат мәктәптә тәрбияче булып эшләдем, ирем - авылыбызның имамы. Сыер малын пенсиягә чыккач бетердек, бүгенге көндә сарыкларыбыз гына бар. Шуңа күрә печән дә әллә ни күп кирәк түгел, үзебезнең җирдән генә чаптык, шул җитә. Заманында Уникеле чишмә, Караклар чокырына көн саен печәнгә йөргән вакытлар бар иде. Хәзер печән кирәк дигән кешегә ерак барасы юк, болыннарда, бакча башларында гына да шаулап үлән үсә.

Катифә НИЗАМИЕВА, Өлге авылы:
-Инде печәннең икенче катын чабабыз. Җәй башында көннәр коры торып куркытса да, зарланырлык түгел, шифалы яңгырлар явып үткәч, болыннар хәтфә үләннәргә күмелде. Хәзер терлек асраучылар аз, авылда 19лап кына сыер малы бар. Көтү дә чыкмый, чираты бик тиз килеп җитә бит. Малларны болыннарга гына арканлыйбыз. Үзебезнең бакчага да үлән чәчтек, күршеләр, авылдашлар да ян бакчаларындагы печәнне чабып алыгыз, диләр. Беренчедән, безгә терлек азыгы булса, икенчедән бакчалары чистарып кала. Ирем бик тырыш минем, эштән кайткач та тик тормый. Икешәр сыер асрап, Нократ Аланына сөт ризыклары сатарга йөргән вакытлар да бар иде.

фото: http://put-okt.ru/news/2012-06-29

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев