Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Армиянең көче – бердәмлектә, диләр кукмаралылар (сораштыру)

Тышкы сәяси вәзгыять катлауланган чорда яшибез: Сүриядәге сугыш, Украина белән каршылык, Төркия белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, илебез чигендә НАТО гаскәрләренең өйрәнүләр уздыруы... Шуңа карамастан, шөкер, илебездә тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Моның нигезе - Россиянең куәтле илгә әверелүе һәм көчле хәрби техника белән коралланган армиябез булуында. Соңгы елларда солдат хезмәтенең дәрәҗәсе күтәрелүен...

Тышкы сәяси вәзгыять катлауланган чорда яшибез: Сүриядәге сугыш, Украина белән каршылык, Төркия белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, илебез чигендә НАТО гаскәрләренең өйрәнүләр уздыруы... Шуңа карамастан, шөкер, илебездә тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Моның нигезе - Россиянең куәтле илгә әверелүе һәм көчле хәрби техника белән коралланган армиябез булуында. Соңгы елларда солдат хезмәтенең дәрәҗәсе күтәрелүен сизәсездер. Сораштыруыбыз да шуны раслый.

Наил ГӘПТРАУПОВ, район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе:

-Дөньядагы хәвефле хәлләр армиядә хезмәт итәргә теләүчеләр санына тискәре йогынты ясамады. Киресенчә, аларның саны арта. Әле менә 1999 елгы егетләрне беренчел исәпкә куйдык. Һәрберсе белән сөйләшү үткәрдек, хезмәт итәргә барабыз дип торалар, баш тартырга исәпләре юк. Үткән елгы көзге чакырылышта да проблемалар булмады, ә быел язын хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр саны хәтта кирәгеннән артык. Югары уку йортларында белем алучы яки укуын тәмамлаган егетләр үз чордашларыннан калмаска, армиягә бер вакытта китәргә тырышалар. Мәсәлән, Зур Сәрдек авылыннан дүрт егет - туганнан туган Гайфетдиновлар бергә киттеләр. Моннан тыш, ил алдындагы бурычларын контракт нигезендә үтәүчеләр дә байтак.

Зоя МАКАРОВА, Кукмара:

-Кече улым Денис, Мәскәүдә хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, шушы юнәлештә укуын дәвам итәргә булды. Ул Санкт-Петербург шәһәренең Можайск исемендәге хәрби-космик академиясендә белем ала, быел өченче курста. Гер спорты белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша. Армиядән улымны мактаган Рәхмәт хатлары килеп торган иде, хәзер академиядән шундый эчтәлекле хатлар алам. Денисның уңышларына сөенәм. Үземнән еракка җибәрәсем килмәгән иде, ярый әле, теләгенә каршы килмәгәнмен, дим.

Данил ҖИҺАНШИН, өлкән лейтенант:

-Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң, биш елга контракт төзеп, Яңа Җир архипелагына гомуми гаскәрләргә хезмәткә җибәрелдем. Төньяк Боз океанындагы Баренц һәм Карск диңгезләре арасында урнашкан утраулар бу. Дөресен әйткәндә, хәрби булырмын дип уйламаган идем, чөнки күпчелек иптәшләремнеке кебек нәселебездә хәрбиләр юк, әти-әнием дә күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Әмма бу юлны сайлавыма һич үкенмим. Армиядә хәзер тәртип көчле. Яңа форма киемнәре бирелде, техника заманча. Гомумән, илебезнең Оборона министры итеп Сергей Шойгу билгеләнгәннән соң, бик күп уңай үзгәрешләр булды. Хезмәт хакын үзвакытында түлиләр, эш стажы исәпләнә, башка өстенлекләр бар. Ике ел элек өйләнеп, тормыш иптәшем Гөлияне дә үзем белән алып киттем. Әле менә туган авылым Иске Йортка ялга кайттык. Яшь егетләргә әйтер сүзем шул: хәрби хезмәт физик һәм рухи ныклык биреп кенә калмый, алда зур мөмкинлекләр дә ача.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU