Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне

1998 елдан бирле дөньяның күп кенә илләрендә 22 сентябрь Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге акция автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә, сәламәтлеккә зыяны турында искәртү, кешеләрне машиналарыннан мөмкин кадәр аз күләмдә файдалануга чакыру максатыннан оештырыла. Ә районыбыз халкы бу чарада катнашамы - бу көнне үткәрелгән сораштыруыбыз шул хакта. Айнур ГАЙФЕТДИНОВ,...

1998 елдан бирле дөньяның күп кенә илләрендә 22 сентябрь Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге акция автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә, сәламәтлеккә зыяны турында искәртү, кешеләрне машиналарыннан мөмкин кадәр аз күләмдә файдалануга чакыру максатыннан оештырыла. Ә районыбыз халкы бу чарада катнашамы - бу көнне үткәрелгән сораштыруыбыз шул хакта.

Айнур ГАЙФЕТДИНОВ, Кукмара бистәсе:
-Машинаның кеше сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыянлы булуын аңлыйм. Әгәр мөмкинлеге булган кешеләр бу акциядә актив катнашалар икән, бик уңай күренеш. Җәяү йөрү гомерне озынайта, дип юкка гына әйтмиләр бит. Әмма мин ничек кенә тырышсам да, хәтта әлеге көн уңаеннан да автомобилемне калдырып чыгып китә алмыйм, чөнки эшем шуңа бәйләнгән. Инде тугыз ел район халкына такси хезмәте күрсәтәм. Бистәбездә генә түгел, төрле шәһәрләргә барырга туры килә. Аңлагансыздыр, машинасыз мин иписез, тозсыз калам. Әле зур эшкә - өй салуга керештек, анда да гел машина кирәк. Ә үзең руль артында булгач уңайлы, кемгәдер ялынасы юк, кирәк җиреңә бару өчен машина ачкычын бору җитә. Барлык автомобиль йөртүчеләргә дә имин юллар телим.

Ләлә ГАЛИЕВА, Манзарас:
-Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне икәнен белсәм дә, эшкә машина белән килдем, улымны да мәктәпкә илтәсем бар иде. Бистәбез урамнарында әлеге көн уңаеннан машина ташкынының кимүен сизмәдем. Уңайлыклары бик күп шул рульдә йөрүнең... Әгәр Чаллы шәһәрендәге кебек бездә дә велосипедчылар өчен махсус юллар ясыйлар икән, бик теләп эшкә велосипедта килер идем. Машина йөртү стажым сигез ел, гәрчә аңа кадәр таныклык алганыма ун ел бар иде инде. Рульгә утырырга тәвәккәллек җитеп бетмәде, аннары сыйныфташ кызым, өлкән яшьтәге бер танышым машина йөртә башлагач, мин алардан кимме, әллә дип уйладым. Мәктәптә укыганда трактор йөртү таныклыгы алдым. Урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, әти дә миңа ышаныч белдереп, кыр корабын йөртергә мөмкинлек бирде. Хәзерге машинамны бик яратам, сыйпап кына торам. Иртән торып чыккач та исәнләшәм. Рульне иремә, улыма да бирергә тырышмыйм, чөнки машинаның "холкы" үзгәрә.

Марс ЗАКИРОВ, Кукмара бистәсе:
-Бүген бөтендөнья автомобильсез йөрү көне икәнен сез әйткәнгә кадәр белми идем әле. Хәзер бит нинди генә көннәрне билгеләп үтмиләр, барысын да истә калдырып бетереп булмый. Әгәр белгән булсам, һичшиксез, эшкә җәяү килгән булыр идем. Ә машина минем тормышымда зур урын алып тора. Авылдан Кукмарага машинада киләм, эш атнасы тәмамлангач, үз вакытым белән туган якларга җилдерәм, бик уңайлы. Әле ялларда Чаллы шәһәрендә яшәүче йөргән кызым янына да барып кайтырга җитешәм. Бары тик юлларда игътибарлы булырга, тәртип сакларга гына кирәк.

фото: http://www.e-stal.ru/citynews/?p=25522

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев