Новости по рубрике - Прокуратура
-
Район прокуроры Лубян халкы белән очрашты (фото)
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров, урынга барып, Лубян җирлеге халкын кабул итү үткәрде.
-
Кукмара районы прокуратурасы мәктәп директорын җаваплылыкка тарткан
Белем бирү учреждениесе җитәкчесе балигъ булмаган балаларның эшен оештыруда тиешле нормаларны бозган.
-
Наркотиклар турында алты уйдырма
1.Наркоманнар язмыш тарафыннан сайлана Әлеге уйдырма, мөгаен, иң борынгысыдыр. Аның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Янәсе шаман, каһин (мәҗүсиләрдә дин башлыгы) һәм күрәзәчеләр наркотик матдәләр ярдәмендә өрәк һәм Аллалар белән аралашкан. Әмма наркотик дигән яман чир XIX-XX гасырларда үзенең тамырларын аеруча ныклап җәя. Наркоман каршында ачылган дөньяның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка...
-
Кукмарада прокуратура хезмәткәрләренең Спартакиадасы узды (фото)
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә "Ялкын" спорткомплексында Татарстан Республикасы прокуратура органнары хезмәткәрләре катнашында уза торган VI Спартакиаданың зона туры узды. Бәйгедә Әтнә, Апас, Буа, Биектау, Саба, Кукмара районнары катнашты. Бәйгенең тантаналы өлешендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде, спортчыларга уңышлар теләде. Шулай ук чарада район...
-
Кукмара прокуратурасы, зыян күргән Татфондбанк кертемчесен яклап, судка мөрәҗәгать иткән
Тикшерү материаллары белән дәгъва гаризасы Кукмара районы судына карау өчен җибәрелгән. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы 60 яшьлек инвалид хатын-кызның «Татфондбанк» ГАҖ тарафыннан хокуклары бозылу турындагы гаризасын карады, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Инвалид хатын-кыз 2014 елдан бирле «Татфондбанк» ГАҖ кертемчесе булган. Банк клиентының...
-
Наркотик матдәләр саткан 49 яшьлек ир суд каршына басачак
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Район прокуратурасы наркотик матдәләр саткан 49 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен судка җибәрде. Район прокуратурасы 49 яшьлек Әлмәт районы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе, 1 бүлеге (законсыз рәвештә шактый күләмдә наркотик матдәләр сатып алу һәм саклау)...
-
Кукмаралыларны прокуратура чакыра
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уңаеннан 12 декабрьдә район прокуратурасында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү үткәрелә. Прокуратураның адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 40. 2-65-51 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.
-
Кукмара прокуратурасы аңлатма бирә
Салым түләү срогы моңарчы 1 октябрьгә кадәр иде. "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы 23.11.2015 елгы 320нче Федераль закон нигезендә бу срок күчерелде. Салым керемнәренең муниципаль берәмлекләр бюджетларына үзвакытында керүләрен тәэмин итү өчен физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнары хәзер 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә...
-
Штраф белән котылганнар
Район прокуратурасы Иске Кенә авылында яшәүче 22 яшьлек Сергей Павлов, 24 яшьлек Денис Фәйзуллин, 23 яшьлек Александр Егоровларга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Судта ачыкланганча, быел 10 август төнендә Иске Кенә авылы урамнарының берсендә полиция хезмәткәрләре мотоцикл янында өч үсмерне күрәләр. Аларга якынлашу белән икесе йөгереп...
-
Кукмара районында 340 хезмәткәргә эш хакы буенча җыелган 3 миллион сум бурыч кайтарылды
Район прокуратурасы берничә оешмада хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.
-
Кукмарада Росреестрның ике хезмәткәре законсыз төстә җир кишәрлеге үзләштерүдә гаепләнә
Суд хезмәткәрләрнең берсенә 50 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Кукмара районы бүлегенең ике хезмәткәре 36 яшьлек Илшат Шәймәрданов һәм 35 яшьлек Илнар Кәримов Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козлов ярдәме белән үзләренә законсыз төстә җир рәсмиләштерүдә гаепләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара...
-
Карар белән килешмәсәң...
Административ хокук бозу турындагы эш буенча чыгарылган карар белән килешмәгән очракта, карарның күчермәсен алган көннән башлап, ун тәүлек эчендә судьяга, әлеге карарны чыгарган органга, вазыйфаи затка шикаять бирергә мөмкин. Шикаятьне алганнан соң, карарны чыгарган судья аны өч тәүлек эчендә барлык материаллар белән бергә - югары судка, коллегиаль орган - район...
-
Эшкә белеп кабул ит
Коррупциягә каршы көрәш йөзеннән, элеккеге дәүләт эшендәге һәм муниципаль хезмәткәрләрне эшкә кабул иткәндә эш бирүчеләрдән аеруча игътибарлылык сорала. Әлеге затларның эштән киткәннәренә ике ел эчендә алар белән 100 мең сумнан артыграк суммага эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында хезмәт яки гражданлык-хокук килешүе төзелә икән, бу хакта эш бирүче ун көн эчендә...
-
Прокуратура хәбәре
Кукмара районы прокуратурасы Кукмара поселогында яшәүче 55 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул үтерергә теләүдә гаепләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2016 елның 17 апрелендә 19 сәгатьләр тирәсендә Н. исерек хәлдә яшьләр компаниясе яныннан үткәндә, аларга сүгенүләре өчен кисәтү ясый. Килеп чыккан низаг вакытында әлеге ир 17...
-
Район прокуратурасы хәбәре
Район прокуратурасы 48 яшьлек Н.га карата җинаятьэше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Әлеге райондашыбыз ялган акчалар белән эш итүдә гаепләнә.Тикшерү күрсәткәнчә, 2015 елның сентябрь-ноябрь айларында ул Казан шәһәрендәге танышыннан бишәр мең сумлык җиде ялган акча алып кайта. Шуннан соң бу "акчалар"ны, җирле ягулык салу станцияләреннән һәм кибетләрдән ягулык һәм азык-төлек алып,...