Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Кукмарада прокуратура хезмәткәрләренең Спартакиадасы узды (фото)

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә "Ялкын" спорткомплексында Татарстан Республикасы прокуратура органнары хезмәткәрләре катнашында уза торган VI Спартакиаданың зона туры узды. Бәйгедә Әтнә, Апас, Буа, Биектау, Саба, Кукмара районнары катнашты. Бәйгенең тантаналы өлешендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде, спортчыларга уңышлар теләде. Шулай ук чарада район...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә "Ялкын" спорткомплексында Татарстан Республикасы прокуратура органнары хезмәткәрләре катнашында уза торган VI Спартакиаданың зона туры узды. Бәйгедә Әтнә, Апас, Буа, Биектау, Саба, Кукмара районнары катнашты.

Бәйгенең тантаналы өлешендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде, спортчыларга уңышлар теләде. Шулай ук чарада район прокуроры Ришат Шакиров, сугыш ветераны Риза Галин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов, кул көрәше буенча Россиянең спорт мастеры Рузия Габдрахманова һәм башкалар катнашты.

Спартакиадада катнашучы прокуратура хезмәткәрләре җиңел атлетика, шахмат, гер спорты буенча көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча гер күтәрүдә призлы урыннар алучылар менә кемнәр (80 кг. югары)

1 - Илнур Нәҗипов (Саба)

2 - Вилнур Кәримов (Кукмара)

3 - Илдар Солтанов (Биектау)

80 кг.кадәр

1 - Руслан Гусамов (Биектау)

2 - Ришат Шакиров (Кукмара)

3 - Ильяс Талипов (Апас)

Җиңел атлетика буенчахатын-кызлар арасында 1 урынны Сабадан Ләйсән Гаффарова алды.

Ир-егетләр арасында:

1 - Илдар Солтанов (биектау)

2 - Рамил Зәйнетдинов (Кукмара)

3 - Руслан Гусамов (Биектау)

Шахмат буенча

1 - Айрат Садиков (Буа)

2 -Фатыйх Хафизов (Апас)

3 - Марс Фатхуллин (Буа)

Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Биектау командасы алды. 2 урында - Саба, 3 урында -Кукмара командасы.

Призлы урын алучыларга диплом һәм кубоклар тапшырылды.

Беренче урыннарны алучы спортчылар прокуратура хезмәткәрләренең гомуми Спартакиадасында катнашачаклар. Бәйге 13 майда Норлатта үтәчәк.

Эльвира Мөбарәкшина хәбәре һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU