Кукмарада 53 яшьлек хатын-кыз 1,2 миллион сум күләмендә субсидия үзләштергән
Прокуратура

Кукмарада 53 яшьлек хатын-кыз 1,2 миллион сум күләмендә субсидия үзләштергән

2014 елда Күкшел авылында яшәүче ханым гаилә терлекчелек фермасын үстерү өчен алдау юлы белән субсидия алган.

Кукмара районы прокуратурасы терлекчелек фермасы төзү өчен субсидия алуның канунлылыгын тикшерде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2014 елда Күкшел авылында яшәүче ханым гаилә терлекчелек фермасын үстерү өчен алдау юлы белән субсидия алган. Шул ук вакытта, крестьян-фермер хуҗалыгының 53 яшьлек җитәкчесе, ялган документлар тәкъдим итеп, моннан алда субсидия алу турындагы мәгълүматларны яшергән.

Прокуратура таләбе белән Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Татар-информ


Нет комментариев