Түбән Казаклар авылыннан Айрат Фәләхов: Техникага мәхәббәт әтиемнән килә
27 октябрьдә - Автомобилистлар көне билгеләп үтелә.
Октябрь аеның соңгы якшәмбесендә автомобиль йөртүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без «Урал» хуҗалыгындагы иң текә машинада эшләүче, иң оста шоферларның берсе, фотосы район Мактау тактасында урын алган — Түбән Казаклар авылыннан Айрат Фәләхов белән якыннан танышып кайттык.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Фәләховлар гаиләсендә техникага мәхәббәт буыннан-буынга тапшырыла. Айратның әтисе Ринат абый 46 ел чылбырлы тракторда хезмәт куя, аның әтисе Әхәт абый 45 ел буе тимер ат иярләгән, алар районда алдынгы тракторчылар булганнар. Айрат та артларыннан куып бара. Хәзерге вакытта аның хезмәт стажы егерме елдан артып киткән.
Ә Айратның машинасы, чыннан да, текә: үзе зур, биек, яңа, бөтен заманча мөмкинлекләре бар. Бу чит ил йөк машинасы аның өченче тимер «дусты» икән.
— Мәктәптә тугыз сыйныф укыганнан соң, Янилдәге училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Армиягә киткәнче үк комбайнда Мәхмүт абый Таҗетдиновның ярдәмчесе булып эшләп алдым. Әтинең бигрәк тә чылбырлы тракторга утыртасы килгән иде, мин исә машинага кызыктым. Ватан алдындагы бурычны үтәп кайткач, яңадан хуҗалыкка эшкә урнаштым. 2004 елны КамАЗ машинасын ышанып тапшырдылар. Зур тормышка аяк баскан вакытта шәһәргә китәсең килмиме дип кызыксынучылар да булды, әмма авылны сайладым. Моңа бер дә үкенгәнем юк, — диде шофер. — КамАЗда эшли башлагач, иң беренче тапкыр мәктәп белән Казанга ярминкәгә бардым. Ул вакытта юлны да белми идем әле, шулай да мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев белән исән-сау йөреп кайттык. Шуннан соң ерак юллар ошап китте, җәй көннәрендә хуҗалык тирәсендә эшлим, ә кышларын читтән терлек азыгына кирәкле кушылмалар ташый идем.
Әлеге машинада ун ел җилдергәннән соң, хуҗалыкка дүрт яңа КамАЗ кайта, шуларның берсе Айратка эләгә. Ә бу чит ил машинасы — СИТРАКта былтырдан бирле йөри. «Бик комфортлы, “йомшак” машина, күз күреме өчен яхшы, биек, ардырмый», — дип мактый шофер. Аның белән ерак юлларга йөри. Малларга кукуруз, рапс түбе, шрот алып кайта. Әмма шул ук вакытта КамАЗын да калдырмый. Сезон вакытында ашлык, сенаж, силос ташый.
— Хуҗалыгыбыз нык, җитәкчеләребез әйбәт. Хезмәт хакларын да көнендә алабыз. Барысыннан да канәгать, сезон вакытында акча бик яхшы чыга, шуңа күрә җаваплы чорда ватылмас өчен, техниканы яхшылап әзерлек сызыгына куярга кирәк. Шул чакта гына ышанып эшләргә була. Запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар булганы юк. Коллективыбыз да бик дус-тату. Яшьләрне дә киңәшләребездән ташламыйбыз, — диде Айрат Фәләхов.
Ә кызу эш вакытында йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләрдә аңа 9 сыйныфта укучы улы Айзат булыша. Ул шулай ук техниканы үз итә. Кызлары Айзилә икенче сыйныфта белем ала. Тормыш иптәше Илүсә Олыяз мәктәбендә биология, химия укыта.
Айратның әтисе Ринат абый исә әле дә яшьләр арасында сер бирә торганнардан түгел. Без барган көнне дә чылбырлы тракторы белән мегаферма янында җир тигезләгән чагы иде.
— 1976 елны Олыяз сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Зур Сәрдеккә 9-10 сыйныфка укырга бардык. Анда Миннәхмәт Шәмсетдинов хезмәт дәресеннән укытты, шунда техника йөртү таныклыгы алдык. Укып бетергәч, хуҗалыкка килдем. Мастерская тирәсендә эшләп йөри идем, ул вакыттагы баш инженер Фәиз Кәримуллин чакырып алды да, әтиең белән кара-каршы эшлә дип, тракторга утыртты. Ул вакытта тракторчылар барысы да икешәр сменага бүленеп хезмәт куя иде. Шуннан соң Янилгә укырга кердем, практиканы хуҗалыкта әти белән уздым: чәчүгә җир әзерләдем. Шул чакта ук җир эшкәртү буенча районда беренче урынга чыктым, — дип, хатирәләрен яңартты Ринат абый. — Техникага мәхәббәт әтиемнән килә. Ул эштән тракторы белән капка төбенә кайтып туктагач, бераз йөртеп карый идем. Әтинең ачуланганын хәтерләмим, хезмәткә өйрәтеп үстерде. Үзем яшь чакта әти белән эшләгән вакыттагы бер хәлне сөйлим әле. Төшке ашны ашаганнан соң, башка механизаторлар ялга туктый, ә әти эшен дәвам итә. Ул эшләгәч, мин дә утырып тора алмыйм, шул чакта әтигә аптырый идем. Тора-бара бу гадәт үземә дә керде. Нинди тәрбия аласың бит ул. Хәзер улым да үземә охшап бара: машинасы көйсезләнә икән, ремонтламыйча йокларга ятмый.
Механизатор әлеге заманча чылбырлы тракторының тышкы кыяфәте генә бераз үзгә, төзелеше шул ук, ди. Ә төзелешен исә Ринат абыйдан да яхшы белүче юк. «Күз йомып та сүтеп җыям», — ди оста механизатор.
— Техниканы һәрвакыт үзем ремонтлыйм. Бер елны язгы чәчү вакытында тракторым авырдан бара башлады. Баш инженер Мәгъфүргә "головка«сын алыштырып карыйсы иде, син капка төбенә алып кайтып куй әле, дидем. Аны алыштыру өчен ярты двигательне сүтәргә кирәк. Эштән кайттым да улым Айрат белән, аннары аны йокларга кертеп җибәргәч, төнге сәгать өчкә кадәр берүзем ремонтлап, икенче көнне чәчүгә чыктым. Әлеге трактор КамАЗныкы шикелле һава системасы белән эшли иде, әгәр берәр җире ватылып, һавасы чыгып бетә икән, урыныннан да селкенмәячәк. Шуңа күрә ике ел эшләгәннән соң, аны сүтеп, механикага көйләдем, — дип сөйләде Ринат Фәләхов.
Тырыш якташыбызның хезмәте район, республика җитәкчелеге тарафыннан да һәрвакыт югары бәяләнә. Бик күп грамота, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1986 елны ВДНХның бронза медаленә лаек була, 2014 елны Кремльдә Рөстәм Миңнеханов Россиянең II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен орденын тапшыра. Шуннан соң хезмәт ветераны исеме бирелә. Еллык нәтиҗә буенча алдынгы урынга чыккач, аңа хәтта ат бирәләр. «Башкарган эшем җитәкчеләргә генә түгел, үземә дә ошарга тиеш», — диде ветеран механизатор.
Мәгъфүр Гаязов, «Урал» хуҗалыгының баш инженеры:
— Хуҗалыкта хезмәт куя башлаганда Әхәт абый Фәләхов авыл хуҗалыгы машиналары ремонтында эшли иде. Без аның янына киңәш сорап баргач, башын кыңгыр салып, берничә минут уйлап тора да: «Энем, менә болайрак итеп кара әле син аны», — дип, кыска гына, төпле бер фикерен әйтеп куя иде. Фәләховлар — үз эшләренең чын осталары, алар артыннан төзәтеп, тикшереп йөрисе юк. Яшьләр исә кечкенә генә проблемалы хәл килеп чыкса да, телефоннан хәзер сине эзләп табалар. Әйтәсе фикерем шул: мондый механизаторлар күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев