Яңалыклар
-
Кукмарада чираттагы «Тоннель» операциясе үтәчәк
Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.
-
Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашырга чакырды
«Батырлар. Татарстан Геройлары» — ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы.
-
Аш-Буҗи уңганнары СВОга маскирова өчен челтәрләр үрәләр, токмач кисәләр
Райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүен дәвам итә.
-
Кукмара көрәшчеләрнең икесе пьедесталга менде
Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге абруйлы, көрәшчеләр арасында бик дәрәҗәле саналган турнир үтте.
-
Кукмара район үзәк дәваханәсендә наркотик кулланган өчен 43 кеше исәптә тора
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Наркотик чаралар куллануны профилактикалау» атналыгы кысаларында район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов белән очрашып, илкүләм проблемаларның берсе булган наркомания турында сөйләштек.
-
«Россельхозцентр»ның Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре җылы кышның чәчүлекләргә йогынтысы турында сөйләделәр
«Россельхозцентр»ның район бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә басу-кырларны карап кайтырга, бу аномаль күренешнең игеннәргә тәэсире турында белгечләр белән сөйләшергә булдык.
-
Ринат Хафизов — Кукмара районыннан илебез батыры
«Бүгенге тормышыбыз тынычлыгы өчен үз гомерен кызганмаган батыр якташыбызның исеме онытылмас», — диде район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова.
-
Зур Кукмарадан Гүзәл Гыйльметдинова: «Хезмәтемдә иң мөһиме — игътибарлылык!»
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча пенсия билгеләү бүлеге хезмәткәре Гүзәл Гыйльметдинованың үз тормышын әлеге өлкә белән бәйләвенә 17 февральдә 38 ел тула.
-
Киң күңелле Ләбибә
Тормышында зур сынаулар кичергән хатын ул.
-
Кукмара районында яшәүчене кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр
Исерек хәлдәге ир-егет ВАЗ 21053 автомобиле белән Түбән Казаклар авылының Муса Җәлил урамы буенча хәрәкәт итә һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
-
Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча турнир үтте
Кукмараның халык телендә курорт зонасы дип йөртелгән искиткеч матур урынында Казан, Биектау, Кукмарадан килгән 12 яшькә кадәрге (тау чаңгысында шуучы иң яшь катнашучы 4 яшьлек иде) 100дән артык спортчы үзара көч сынашты.
-
Кукмарада Әфган сугышы тәмамлануга 36 ел тулуны билгеләп үттеләр
Әлеге сугышта Татарстаннан 9570, безнен районнан исә 223 егет катнашты.
-
Адайда махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Шәфыйков истәлегенә алкалы хоккей ярышы булды
Анда дүрт команда катнашты.
-
Әфганда булган Александр Абросимов: Ирләре сугыш әфәтләрен күргән хатын-кызларга мин чын күңелемнән баш иям
Якташыбызга хәрби подразделение составында автоколонналарны тиешле урынга кадәр озатканда ел ярым эчендә дошманнар белән күзгә күз очрашырга да, атышырга да туры килә.
-
Важашур җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү мәдәният йортында үтте.