29 октябрь 2013 яңалыклары
-
Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан РДКда күргәзмә-сату оештырылачак
7 ноябрьдә район Мәдәният йортында "Европа сыйфат атналыгы" рамкасы кысаларында һәм Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан районның юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан әзерләнгән иң яхшы кулинар һәм кондитер ризыкларына конкурс һәм күргәзмә-сату оештырыла. Конкурска тәкъдим ителгән эшләнмәләргә бирегә килүчеләрнең фикере дә исәпкә алынып, мәртәбәле жюри тарафыннан бәя биреләчәк. Әлеге чара...
-
Кукмаралылар да җырчы Наташа Королеваның эстрададан китүенә борчыла
Үзенең "Маленькая страна", "Желтые тюльпаны" һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган танылган рус эстрадасы җырчысы Наташа Королева сәхнәдән китә. Бу хакта vokrug.tv менә ниләр хәбәр итә: Танылган җырчы 31 майда үзенең 40 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әмма ул үзен яратучы тамашачыларны шаккатыруын дәвам итә. Күптән түгел чәче кырып алынган...
-
Районда 9 айда шәхси хуҗалыкларда 164 мең центнерга якын сөт җитештерелгән
Шәхси хуҗалыкларда 9 айда 163806 центнер сөт җитештерелгән. Аның 34,2 проценты гаиләнең үзе өчен кулланылса, калганы, ягъни 107867 центнеры сөт җыючыларга һәм читкә сатылган. Бүгенге көндә районда 20дән артык эшмәкәр сөт җыю белән шөгыльләнә. Сөт бәясенең төрле авыл җирлекләрендә берүк булмавы халыкта ризасызлык тудыра. Әйтик, сентябрь аенда Олыяз җирлегендә Ринат...
-
Кукмарада Мамадыш, Балтач, Кукмара командалары катнашында картинг ярышы узды (+фотолар)
Район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг ярышы узды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары "Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б", "Восход" төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылды. Кукмаралылар түбәндәге урыннарда: "Стриж"да Инсаф Ибраһимов - беренче, Айзат Садиков - өченче, "Пилот"та Инсаф Ибраһимов - дүртенче,...
-
1 ноябрьдә Киндеркүл авылында, Кукмараның “Южный – 1” һәм “Южный – 3” микрорайоннарында газ килү вакытлыча туктатыла
Газүткәргечтә ремонт эшләре уздырылу сәбәпле, 1 ноябрьдә иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 5кә кадәр районыбызның Киндеркүл авылында (Сабантуй, Энергетиклар урамнары), "Южный - 1" (Лобачевский, Ф.Әмирхан, Г.Камал, К.Насыйри, И.Гази, Юность, Гумерово, 9 Май, Насыйбуллин, Спорт, Береговая, Магистральный урамнары) һәм "Южный - 3" (Г.Сөләйманова, З.Басыйрова, М.Әмир, И.Газизуллин, В.Кельмаков, Хисаметдин урамнары) микрорайоннарында яшәүчеләрдән...
-
Балыклы һәм Әсән-Елга авыллары зиратларын чистарту өмәләре була
2 һәм 3 ноябрьдә Балыклы зиратын чистарту өмәсе үткәрелә. Кадерле авылдашлар, өмәдә катнашуыгыз сорала. 2, 3, 4, 6, 9, 10 ноябрьләрдә Әсән-Елга авылы зиратын чистарту өмәсе була. Авылдашларны, якташларны көтеп калабыз.