29 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмараның боксчы кызлары булдыра!
Казан шәһәрендә кызлар арасында бокс буенчаТатарстан Республикасы беренчелеге ярышлары булды. "Зилант" спорт мәктәбе укучылары җиңүче һәм призерлар булдылар. Айгөл Шәфикова - 1 урын, Алина Искандирова, Йолдыз Мостафина - 2 урын, Айгөл Мөхәммәтгалиева 3 урынга (тренерлары Ленар Галеев, Ленар Әүхәдиев) лаек булдылар. фото: http://www.boxpress.ru/page/8/
-
Йортыбызның җылысы сез, әти-әни!
Сез никахка кергән көннән бирле 55 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авырлыкларны сөйри-сөйри, бер якты көн килер дип, гел көттегез, өмет иттегез. Күпме сөенечләр кичердегез, күпме күңелсезлек, утлар йоттыгыз. Шул чакта да матур булды гаилә...
-
Кукмарада яңа икмәк пешерү цехы ачылды (+фото)
Кукмарабызда сөенечле вакыйга булды. Элеккеге МТС базасында шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның заман таләпләренә туры килә торган икмәк пешерү цехы ачылды. Анда яңа төр икмәк-булка продукцияләре җитештереләчәк.
-
Кукмараның ЮХИДИ экипажы – Татарстанда иң яхшысы
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Рөстәм Бариев һәм Салават Баймиевлар узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча республикада икенче категория ЮХИДИ подразделениеләре арасында "Иң яхшы ЮХИДИ экипажы" дип табылдылар. Аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар Советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.
-
Яшәрбез, Алла боерса!
Менә тагын бер ел артта калып, 2015 елга аяк бастык. Яшь буын кешесе аны яңа планнар белән каршы ала, өлкән буын исә, гомер көзе якыная баруын сизеп, картлыгының тыныч, имин булуын тели. Бу елны төрле фаразлар белән каршы алучылар күп, кризис дип тә куркыталар. Әйбер бәясе кыйммәтләнер, тормыш итү авыр...
-
Кукмара хоккейчылары Арчадан өченче урын белән кайтты
Арча шәһәренең боз сараенда ветераннар арасында Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей ярышлары узды. Турнирда кукмаралылар өченче урынны алдылар. фото: http://tourismdaily.ru/3163-v-finskom-muzee-hokkeya-poyavitsya-unikalnyy-simulyator-zvezd.html
-
Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин – авылларга электр уты кабызган кешеләрнең берсе
Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин - авылларны электрлаштыруның башында торган, чыра һәм керосин лампасының сүрән яктысына күнеккән халык өчен электр уты кабызган кешеләрнең берсе. Тик, атасыз үсүе үзәгенә үткәнме, сүзен хезмәте турында түгел, әтисе Сөнгатулланы искә алудан башлады ул. -Аны фин сугышына озатканда мин бер яшь тә ике айлык...
-
Кукмарада “Закон территориясе” дигән конкурс уздырыла
Район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында ел саен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Закон территориясе" дигән республикакүләм конкурс уздырыла. Беренче этап районда 1 мартка кадәр үтәчәк. Конкурсның икенче - йомгаклау этабына нәтиҗә Казанда ясалачак....