26 июль 2017 яңалыклары
-
Эшләүче пенсионерларның акчалары арта
Пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы хезмәт хакы күләменә бәйле булачак.
-
“Тукай” агрофирмасында семинар-киңәшмә узды (фотолар)
"Тукай" агрофирмасында үткән киңәшмәдә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты. Семинар-киңәшмә урып-җыюга хәзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.
-
Трассада фура янган (ФОТО)
Татарстанның Баулы районында М5 трассасында таш төяп кайтып киллгән зур йөк машинасына ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә М5 трассасының 1263нче километрында "Рено" фурасына ут кабуы турында хәбәр...
-
Нормабашта балыкчылар өчен ярыш узачак
29 июльдә Кукмара районы Нормабаш авылы буасында IV төбәкара балык тотучылар ярышы була. Ярышның шарты - бары тик поплавоклы (тәләкәле) бер кармак белән генә тотарга. Урыннар ир-атлар, хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында аерым билгеләнә. Шул ук вакытта җиләк җыючылар өчен дә ярыш оештырыла. Иң күп җиләк җыйган өч кешене бүләк...
-
Югары Комар, Кызыл Тау, Важашур, Салтык-Ерыклы, Кенәбаш авылларына илтүче юлларга асфальт түшәләчәк (фото)
"Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре хәзерге вакытта республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән 2009 елдан гамәлгә ашырылучы күпьеллык проект - барлык торак пунктларга да каты өслекле юл уздыру Федераль-максатчан программасы буенча зур күләмле эш алып бара. Быел Югары Комар, Кызыл Тау, Важашур, Салтык-Ерыклы, Кенәбаш...
-
Поч.Кучук авылында 8 районның ЗАГС хезмәткәрләре көч сынашты (фотолар)
Районыбызның Поч.Кучук авылы мәдәният йортында "Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы" дигән республика бәйгесенең зона туры узды. Анда Кукмара, Әтнә, Балтач, Арча, Питрәч, Саба, Мамадыш, Теләче районнарыннан килгән конкурсантлар көч сынашты. Өйләнешүче парларны теркәү вәкаләте хәзер авыл җирлекләренә дә бирелгән. Шуның өчен катнашучылар арасында шәһәр һәм...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Улым әтисен югалтуны бик авыр кичерде»
Татар эстрадасының 80 процент вәкиле җәйге ялын Төркиядә уздырды. Барсына да ял ошаган, барысы да канәгать. Аеруча Илсөя Бәдретдинова. Диңгезгә ул улы белән барган. Рәхәтләнеп су коенып, кызынып, яңа концерт һәм уку сезонына көч җыеп кайтканнар.
-
Кукмарада тротуар элеккеге җәяүлеләр юлына күчерелә
Узган ел Кукмараның теш дәвалау поликлиникасына каршыннан тимер юл переездына кадәр брусчаткадан тротуар салынган иде. Әмма ул юл белән беррәттән эшләнгәнгә күрә язгы-көзге пычракларда җәяүлеләр өчен уңайсызлыклар тудырды. Халык соравын исәпкә алып, тротуар элеккеге җәяүлеләр юлына күчерелә. Бу эшне "Строй-Гарант" эшчеләре башкара.
-
Элвин Грейның әнисе: “Улыбыз рәхәтләнеп елады” (фото)
Популяр җырчы Радик Юльякшин турында матбугат чаралары күп яза. Әңгәмәләре дә еш басылып тора. Ләкин адәм баласын әнисеннән дә яхшырак белүче кеше юктыр. Шуңа да улы, аның балачагы турында күбрәк белергә теләп, Нәфисә апа Юльякшина белән элемтәгә кердек.
-
Поч.Сутер укучылары бәйгедә беренче урынны алды
Тәтеш шәһәрендә узган яшь судномодельләре ясаучылар бәйгесендә Поч.Сутер урта мәктәбе балалары беренче урынны алып кайттылар, ә укытучылары Алексей Кузнецов конкурста җиңеп, 50 мең сумлык грантка ия булды, дип хәбәр итте даими хәбәрчебез Артур Зәкиев. Алексей Кузнецовның рәсеме лаеклы рәвештә район Почет тактасын бизи. Аның шәкертләре елының-елында техник иҗат буенча уңышка...
-
Язмышларны белеп булмый
Язмышларны белеп булмый: Бүген яхшы, алда яман. Адым саен төгәлсезлек, Күз ачтырмый җансыз ялган. Чирәм түшәп, чокыр казый, Төшкәнеңне шунда көтә. Тотып ата, теләмәсәң, Шул мизгелдә ут та төртә. Пешкән җирне тозлап юа, Ачысыннан җаның сыза. Инде беттем, дигәч кенә, Авыз ерып, кулын суза. Өзгәли дә мең кисәккә, Минем талган...
-
Арзан бәягә "Хезмәт даны" газетасына языл һәм акциядә катнаш!
2018 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен август ахырына кадәр район газетасына ташламалы бәя тәкъдим ителә, 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән язылырга мөмкин. Редакция 31 августка кадәр газетабызга язылучылар арасында акция игълан итә. Инде бәхетле отыш ияләренә бүләкләр дә әзерләп куйдык. Төп приз -...