23 июнь 2015 яңалыклары
-
Казанны су баса язган (+Фото)
Бүген Казанда бик көчле яңгыр яуды. Әлеге минутларда урамнарда зур күлләвекләр, машиналарны этеп баручы кешеләр, ауган агачлар. Яшен торак йортлар өстендә яшьнәде. Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәр юк, дип яза http://matbugat.ru/news/?id=12021.
-
Синоптикларның кайсына ышанырга да белмәссең...
Иртәгә кичкә эсселек кими дигән хәбәргә сөенеп өлгермәдек, инде Россия Гидрометүзәге Татарстанда аномаль һава торышы 28 июньгә кадәр сакланачак дип белдерде. Ярый, моңарчы түзгәнне берничә көнгә генә сабыр итәрбез әле. Кышның зәмһәрир салкыннарында бу эсселекне сагынып та куярбыз. фото: http://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAYQjB0&url=http%3A%2F
-
Кукмарада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган лагерь балалары белән "Наркоманиягә - юк! дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Китапханәче укучыларга үлемгә илтүче наркотик матдәләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуы хакында сөйләде. Укучылар өчен тренинг үткәрелде. Әлеге тренинг ярдәмендә укучыларга кайчан һәм кайда "Юк!" дип...
-
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Кукмарадан – 100 мең тонна икмәк"
Узган атнада районыбызга килгәч, Марат Әхмәтов кукмаралылар алдына әнә шундый бурыч куйды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән берлектә вертолетта иген басуларының торышы белән танышканнан соң, министр "Дружба" агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. -Районыгызга чәчү вакытында килеп булмаган иде....
-
“Экосервис” оешмасы эшчеләре Сабантуй мәйданыннан өч машина чүп чыгарган
Иртәнге якта "Чиста шәһәр" оешмасында эшләүчеләрнең Кукмара урамнары буйлап, берәмтекләп чүп-чар җыеп йөргәннәре еш күренә. Кичке якта, төнлә теләсә кайда чүп ташлап калдыручылардан соң җыештырып алу бер дә рәхәт эш түгел, билгеле. Әмма көнендә тәртипләп бармасаң, бер ай эчендә урамнарның чүп базына әверелүенә дә ерак калмас. Беркөнне каршыма туңдырма ашап,...
-
Умарта тотсаң, законны үтә
Умарта ояларын йорт янындагы кишәрлекләрдә закон таләп иткәнчә тотмау очраклары турында аерым авыллардан коллектив шикаятьләр еш керә. Әйе, законнарны бозмыйча, ветеринария һәм санитария кагыйдәләрен үтәүче һәр гражданин һәм юридик затның умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта оялары җир участогы чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска һәм 2...
-
Кукмарада Яшьләр көне Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк
27 июньдә поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. 19-20 сәгатьләрдә - мәдәни-күңел ачу программасы, 21-23 сәгатьләрдә дискотека була. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Табигатьнең шаяруы нәтиҗәсендә Сабада тагын бер ир-ат вафат булган
Табигатьтә кызу көннәр хакимлек итә. Эсселек рекорд куя. Соңгы көннәрдәге һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары, ди синоптиклар. Табигатьнең шул рәвешле шаяруы, кызганычка каршы, кеше сәламәтлегенә дә зыян китерә. Эссенең хәтта үлемгә китергән очраклары да бар. 21 июнь көнне Саба районы Тимершык авылында 45 яшьлек Ирек Вафинның йөрәге эссегә...
-
Кукмарадан эсселәр китә - һава температурасы 17 градуска гына калачак, дип фаразлый синоптиклар
Кайчан, ниһаять, бу эсселек кимер инде? Кем белән сөйләшсәң дә, шул сорауга килеп терәләсең. Синоптикларның моңа җавабы әзер. 24 июнь төненә каршы республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак, кайбер районнарда - яшенле яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә news.mail.ru. Ә менә температура 17 градуска гына калачак. Димәк, инде кирәге булмас дип, шифоньерның...
-
"Тылсым"да инвалидлар һәм ветераннар Сабан туе узачак
26 июньдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм ветераннарның Сабан туе үткәрелә. Теләге булган һәркемне бәйрәмдә актив катнашырга чакырабыз. Башлана сәгать 10.00да Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63 йорт. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=728.aOe59ShTD_lV-
-
Кенәбаш фермасы янындагы салам эскертен яшен суккан
Июнь аенда районда ике тапкыр яшен сугу белән бәйле янгын чыгу очрагы булды. 16 июньдә "Сөт иле"нең "Дружба" бүлекчәсенә караган Кенәбаш фермасы янындагы салам эскертен яшен суга һәм ул тулысынча янып бетә. Бу көнне авылдагы кайбер хуҗалыкларның көнкүреш җиһазлары да зыян күрә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Өркештә яшәүче биш бала әнисенә “Ана даны” медале тапшырылды
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Өркеш авылыннан биш бала анасы Сәйфуллина Әлфия Рафаил кызы Татарстан Республикасының "Ана даны- Материнская слава" медале белән бүләкләнде. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=728.NIfoCWOAtrqL-