21 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Район мәдәният йортында, Әниләр көненә багышлап, нәфис сүз һәм җыр конкурсы үткәрелде
Ике көнгә сузылган бу бәйгедә 365 райондашыбыз катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Беренче көнне авыллардан килгән конкурсантлар чыгыш ясаса, икенче көнне балалар бакчаларында тәбияләнүчеләр, мәктәп укучылары белән беррәттән олылар да сәхнәгә чыкты. Һәр номинация һәм яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде, дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.
-
Манзарас авылында баганадагы электр яктырткычларын үзләренең ишегалларына каратып борып куючылар бар
Кичке сәгать биш тулуга, Манзарас урамнарында ялт итеп, электр утлары кабына. Янып чыккан лампочкаларны да вакытында алыштырып торалар, бу эшне оештырган җирлек башлыгына зур рәхмәт. Әмма бер күренеш эчне пошыра: кайберәүләр баганадагы электр яктырткычларын үзләренең ишегалларына каратып борып куйганнар. Болар - бәндәдән оялмаучы, Аллаһы Тәгаләдән курыкмаучылар, ни эшләсәм - шул...
-
Югалтулар күп
Бакчамда эшләр җиңеләйгәч, тирә-яклардан әйләнеп кайтам. Икътисадчы буларак, басуларга күз салам. Шөкер, бөртекле ашлык, терлек азыгы культуралары, шул исәптән силос өчен чәчелгән кукуруз да әйбәт кенә өлгереп, вакытында җыеп алынды. "Лесной" хуҗалыгы яңа уңыштан халыкка байтак күләмдә ашлык, печән, салам өләшеп, терлекләрен азык белән тәэмин итте. Шулай да бөртеклеләрнең тулаем...
-
21 ноябрьдә Салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Өстәвенә быел юбилейлары: илебездә Федераль салым хезмәте оешканга 25 ел.Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә хәзер Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара салым хезмәте алты районны - Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарын берләштерә. Бу өлкәдә райондашларыбыз Әлфия Велиева, Венера Голова, Вәсилә Хәләпова салым хезмәте оешкан көннән -25 ел фидакарь...
-
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Милли хәзинә” дигән халык иҗаты фестивалендә катнаштылар
Казанда балалар-яшүсмерләр арасында "Милли хәзинә" дигән халык иҗаты фестивале узды. "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Art-Voilok" остаханәсе укучылары (җитәкчеләре Ләйлә Низамова) өченче урынга чыктылар. "Вокаль башкару" номинациясендә "Выше радуги" ансамбле (җитәкчеләре Венера Гыйләҗева) беренчелекне алды.