20 март 2014 яңалыклары
-
Сугышчан бүләк ияләрен эзләү дәвам итә
Бөек Ватан сугышында Җиңүдән соң җитмеш елга якын вакыт узса да, ияләрен тапмый калган сугышчан орден-медальләр турында мәгълүматлар калкып чыга тора. "Бездә татарстанлыларны Суворов, Кутузов, Невский, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләүгә тәкъдим иткән язуларның (наградной лист) берничә йөздән артык күчермәсе саклана. Бу документларның кыйммәте шунда, алар бары 21 гасырда гына...
-
Тугызынчы сыйныфлар татар теленнән имтиханны тест рәвешендә бирәчәк
Агымдагы елның 29 апрелендә республиканың IX сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, ягъни тест рәвешендә тапшырачак. Алдагы елларда республикада татар теленнән имтиханны тәҗрибә рәвешендә үткәреп караганнар иде. Узган ел аны 8627 укучы яңача тапшырган. "5" ле алучылар - 31,62, ә тестны "2" легә бирүчеләр 3,22 процентны тәшкил иткән. Уртача балл...
-
31 мартка кадәр арзан бәядән “Хезмәт даны”на язылып кал!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Хезмәт даны" газетасына агымдагы елның икенче яртысы өчен 31 мартка кадәр бүген гамәлдә булган бәядән (300 сум) язылып калырга чакырабыз. Аннан соң бәяләрнең артуы ихтимал. "Хезмәт даны"н өйләренә алдыручылар район тормышы белән генә түгел, "Атна вакыйгалары" кушымтасы аша республика хәбәрләре белән дә танышып бара алачаклар.
-
Кукмараның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе игътибарлы һәм ярдәмчел
Аның белән дәваханәдә диспансеризация үтеп йөргәндә таныштым. Ул да минем шикелле аралашырга ярата торган кеше булып чыкты. Ире белән аерылышып, кыз баласын ялгызы гына үстерүче бу ханым биш ел элек үзенең нинди авыр хәлдә калганын, бүгенге көндә эшле-ашлы булуы белән кемнәргә рәхмәтле икәнен елый-елый сөйләде. Аның үтенече белән ул сөйләгәннәрне...
-
Инвалидларның “мин булдырам” дип яшәүләре соклану тудыра
Сочида үткән Паралимпия уеннарын бик кызыксынып карадым. Безнекеләр сынатмадылар, барлыгы 80 комплект медаль оттылар. Якташыбыз, Саба егете Рушан Миңнеголов чаңгы буенча ике алтын, бер көмеш медаль алды. Бу җиңү, бер яктан, мөмкинлекләре чикләнгән дип йөртелүчеләрнең чынлыкта никадәр мөмкинлеккә, ихтыяр көченә ия булуларын чагылдырса, икенче яктан, ул аларга карата җәмәгатьчелек фикерен...
-
Кукмаралылар, су басмасын дип, алдан ук чарасын күрә
Бер көн яңгыр, бер көн кар явып, табигать көйсезләнеп торса да, бар тереклекне шатландырып, җиребезгә ямьле яз килә. Әмма эри башлаган кар шактый мәшәкатьләр тудыра. Авылларда һәм поселокта үз йортлары белән яшәүчеләр, түбәләрдән карларны төшереп, өй тирәли канаулар казып, үз милекләрен саклау чараларын күрә башладылар инде. Кемдер, базга су керә...