18 сентябрь 2014 яңалыклары
-
“Восток” хуҗалыгының көтү яңарту технологы россиякүләм конкурста өченче урын алды
"Восток" хуҗалыгының көтү яңарту технологы Азат Гәрәев шушы һөнәр ияләре арасында үткәрелгән 37нче республика конкурсында катнашып, 1 урынны яулаган һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнгән иде. Күптән түгел ул мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында үз профессиясенең иң яхшысын ачыклау буенча Воронеж шәһәрендә...
-
Сазтамакта яшәүче Илдар Федотов тауларга агачлар утырту өчен тракторы белән буразналар ясый
Тракторчы хезмәте зур кыюлык сорый дисәм, кайберәүләр мыек астыннан елмаеп куяр. Аннан хәтәррәк техника күпме әнә, диярләр. Тик сүзем тигез урында җир сөрүчеләр түгел, биек һәм текә тау битләрендә агачлар утырту өчен буразналар ерып баручылар турында. Болар - Кукмара урманчылыгы тракторчылары Фәнил Кәримов һәм Илдар Федотовлар. Икесе дә гаиләләре белән...
-
Коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала
10 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала. Быел бу эшкә бюджеттан 24 миллион сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Оештыручылар бу эштә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә активрак катнашсын дигән теләк белдерде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Социаль проблемаларны хәл итә торган оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү...
-
Кукмарада районыбыз өлкәннәре өчен компьютер курслары оештырыла
1 октябрьдән Кукмара беренче гимназиясендә пенсионерлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен компьютер белеменә өйрәтү буенча курслар оештырылачак. Курсларга 30 сентябрьгә кадәр Кукмара поселогы, Ворошилов урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан социаль яклау бүлегенә килеп, яисә 2-64-65 телефоны аша язылырга була. фото: http://1000dosok.info/faq.php?n=2266092
-
Ятимнәр өчен йорт өлгереп килә
19 июль төнендә Ядегәрдә алты кешенең гомерен өзгән янгын беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге фаҗигадән соң, район халкы бердәм булып, якыннарын югалткан, бер мизгел эчендә кием-салымсыз, документсыз, йорт-җирсез калган бертуганнар - 24 яшьлек Илфат, 17 яшьлек Илгиз Абдуллиннарга һәм 16 яшьлек Илназ Зәйнуллинга ярдәмгә килде. Әлеге коточкыч хәлдән соң ике...
-
Кукмараның салым инспекциясе “Ачык ишекләр” көне үткәрә
27 сентябрьдә, сәгать 9.00-18.00дә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында һәркем милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәп түләү тәртибе хакында белә алачак. Салым инспекциясе хезмәткәрләре кемнәрнең салым милке түләргә тиешлеге хакында, аның вакыты, куелган...