18 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Кукмарада 10-12 градус җылы һәм яңгыр явуы көтелә
Җылы, кояшлы көннәргә шулкадәр ияләнеп беттек ки, сентябрь уртасы җитүгә карамастан, һаман да һава температурасы күтәрелер, дип көтәбез. Әмма көзнең дә үз кануннары. Шул арада яңгыр пыскаклый, шул арада ялтырап кояш чыга. Бүген исә Кукмарада көн буе диярлек яңгыр сибәләде. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә - 19 сентябрьдә дә яңгыр...
-
Эш урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш
Бу мәсьәләдә күп еллар тупланган кешелек тәҗрибәсе бар. Кайда гына эшләсәгез дә, ул кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Шул чакта хезмәттәшләрегез арасында үзегезне иркен һәм рәхәт хис итәрсез, эшегез дә үрләр, алга таба үсәргә дә юллар ачылыр. Менә ул кагыйдәләр: Эш урынында башкалардан калып озак утырмагыз. Җитәкче кушса яки көтелмәгән очрак...
-
Пенсия фонды белгеченә кабул ителүгә телефон аша язылырга мөмкин
Пенсия фонды идарәсе хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә. Белешмәләр өчен 074 телефонына шалтыратып, үзең өчен уңайлы вакытта белгечкә кабул ителергә язылырга, кирәкле документларны соратырга һәм аларны үзең өчен уңайлы вакытта алырга, шулай ук, интернет челтәре аша да кабул итүгә язылырга яки документларга заказ бирергә мөмкин. фото: http://www.talks.su/news/mobilnyj_telefon_ne_razvivaet_rak/
-
Район халкының сорауларына өлкән суд приставы җавап бирә
20 сентябрьдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне бүлек начальнигы - өлкән суд приставы Ваккасова Энҗе Райнур кызы кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли. Телефон:...
-
Кукмарада 22 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
22 сентябрьдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы каршында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермер хуҗалыклары район халкына үзләре җитештергән продукцияләрне тәкъдим итәчәкләр. Башлана 8 сәгатьтә. Рәхим итегез.
-
Кукмарада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара
Районыбызда 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балалар белән әлеге темага карата тематик лекцияләр, әти-әниләр өчен "Балаңның күзенә кара" акциясен үткәрү, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан, өлкән сыйныф укучыларын профилактик медицина тикшерүе, рәсем, плакат конкурслары, спорт...