14 октябрь 2019 яңалыклары
-
«Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Тәрбияче апалар «Бандит!» дип рәнҗетәләр»
"Исәнме, әтием! Сиңа хатны улың Ринат яза. Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Миннән өч яшькә олырак Рушания: «Ринатның туган көне!» – дип, барысына әйтеп йөрсә дә, берәү дә миңа бүләк бирмәде. Бары Рамил генә кулымны кысты. Ә калганнар, авырттырып, колагымны тарттылар. Мин елап җибәргәч, бөтенесе дә көлде. Әти, син янымда булсаң, алар мине кыйнамаслар иде. Коля да, Илшат та «Мәскәү күрсәтәбез» дип колактан кысып күтәрмәсләр иде. Тәрбияче апалар да «Бандит!» дип рәнҗетмәсләр иде. Әти, алдагы ике хатыма җавап бирмәдең: тизрәк кил инде, сагындым бит. Ә аннары, әти, миңа уенчык автомат алып кил әле. Бинокль, фонарь, кызыл уты еракка сала торган лазер да кирәк. Әти, тизрәк кил! Көтәм! Синең улың Ринат».
-
Чегәннең сихерле көзгесе
Минем әбиемнең дуслары белән авылда төшкән каралы-аклы фотосурәте әле дә саклана. Алар анда печән салынган колхоз тракторы арбасы янында басып торалар. Яшьләр, барысына да егермеләр тирәсе, бер кыздан кала. Аның тышкы кыяфәте бик сәер: бер карасан — калганнарына яшьтәш, икенче яктан, кыяфәтенә кырык яшь бирерлек. Мин бу фотоны беренче тапкыр ун яшьләр чамасы булганда күрдем һәм әбидән бу хатын-кызның ни өчен шулай гадәттән тыш күренгәне турында сораштым. Әби миңа бу тарихны сөйләде
-
Татарстанлылар аэропортларны бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашачак
Проектны гамәлгә ашырганда төрле категорияләргә караган гражданнарның фикерләрен исәпкә алырга ниятлиләр.
-
Декада озынайтылды: "Хезмәт даны" газетасына язылып кал!
3 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Бу чорда вакытлы матбугат чараларына, шул исәптән район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
-
Кукмарада һава торышы бозыла
Бүген, 14 октябрьдә, көндез, Казанда һәм республика территориясендә җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.