13 декабрь 2015 яңалыклары
-
Яңа Сәрдектә яшәүче эшмәкәр Илһам Гарифуллин – авыл тоткасы
Сүзем безнең Яңа Сәрдек авылында яшәүче эшмәкәр Илһам Гарифуллин турында. Менә ун еллап инде ул төзелешкә яраклы агач материаллары әзерли. Аның агач яру цехы ел әйләнә эшләп тора. Хәзерге вакытта ул йорт һәм мунча буралары эшләтә. Аның кул астында егерме бишләп эшче хезмәт куя. Илһамның эшеннән барча кеше канәгать. Аның...
-
Сабанчино клубында “Ак юл сиңа, солдат!” дигән кичә узды
Сабанчино авылы клубында армиягә китәчәк Ильмир Нәҗипов хөрмәтенә "Ак юл сиңа, солдат!" дигән озату кичәсе үтте. Булачак солдатны һәм әти-әнисен сәхнә түренә чакырып, җирлек башлыгы, авылдашлары, дуслары җылы сүзләрен җиткерделәр. Егетнең, хәрби хезмәтне лаеклы үтәп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.Тантаналы өлештән соң чәй табыны әзерләнде, дип хәбәр итте район...
-
Кукмарада “Ак калфак” оешмасының чираттагы очрашуы үтте (+Фото)
"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы очрашуы үткәрелде. "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага багышланган бу чарада үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин чыгыш ясады. Очрашуга бу юлы районда иҗат итүче үзешчән шагыйрь-язучылар чакырылган иде. Кәүсәрия Галиуллинаны "иң оста иҗат итүче әни" дип атап, аңа әлеге оешма әзерләгән бүләк...
-
Киләчәктә Вахит авылының барлык урам баганаларында да лампочкалар яначак
Газетабызның 4 декабрь санында "Бер җирлектән ике сорау" дигән исем астында чыккан хатта Вахит авылының кайбер урам баганаларында лампочкалар булмау турында әйтелгән иде. Бу язмага карата Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановтан түбәндәге җавап алынды: - Соңгы елларда җирлегебездә күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Республикада җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән...