8 февраль 2018 яңалыклары
-
Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрова Пхенчхан шәһәрендә Олимпия уеннарында катнаша
9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза.
-
Березнякта әдәби-музыкаль кичә була
Березняк авылы китапханәсендә 21 февраль көнне 9.00 сәгатьттә Аман-Оштырма авылында туып-үскән якташ шагыйребез Рәниф Шәриповның иҗатына багышланган "Чокырчаның моңлы улы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре яңгыраячак, китап күргәзмәсе оештырылачак, экранда олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтеләчәк. Әдәбият сөючеләрне, Рәниф Шәриповның әсәрләрен яратып укучыларны,...
-
Фото: Кукмара районында “Калина” һәм унынчы модельле “Лада” машиналары бәрелешкән
Зыян күргән ике кеше Нократ Аланы дәваханәсенә озатылган.
-
Кукмарада “Кукмара чаңгысы – 2018” массакүләм чаңгы ярышлары узачак
10 февральдә "Кукмара" чаңгы базасында "Кукмара чаңгысы -2018" үткәрелә. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана. Ярышка рәхим итегез.
-
Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта.
-
“ДОБРОПЕК” пекарнясынында сатып алучы һәрвакыт хаклы
9 февральдә сәгать 11.00дә Нур Баян урамы 42нче йорт адресы буенча тантаналы рәвештә "ДОБРОПЕК" пекарнясы ачылачак. Бәйрәм барышында конкурслар, викторина, музыка һәм призлар булачак. Безнең компаниябез "ДОБРОПЕК" дип атала. Әлеге исем инде XVIII гасыр ахырында ук, тәмле ризыклар пешереп, кешеләргә шул ризыклары аша игелек таратучы икмәк пешерүче белән бәйле. Ул...
-
Фото: Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә халык җыеннары булды
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә үтте.
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.