4 декабрь 2015 яңалыклары
-
Айрат Ильясов банкетларда бушка җырлый башлаган
«Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясов Мөнир Рахмаев белән бәхәсләшеп җиңелгәннән соң, банкетларда бушка җырлый башлаган. «Тәмле көрәш» тапшыруында чыкты бу бәхәс. Мөнир белән тапшыру башланганчы ук килештек. Мин җиңсәм, Мөнир бәлеш пешереп, тапшыруны әзерләүчеләрнең бөтенесен өенә кунакка чакыра, Мөнир җиңсә, мин ун банкетны бушка эшлим дип. Мөнир җиңде. Шуны ишетеп,...
-
Казанда кайчан крематорий төзеләчәк?
Шәһәр халкына ияреп, авылда яшәүчеләргә дә зиратта кабер өстенә чардуган куюдан баш тартырга туры килмәгәе. Мәетне соңгы юлга озатуга бәйле кагыйдәләр бөтен җирдә дә бер булырга тиеш, ди түрәләр. Зиратларны тәртипкә китерү эше дәвам итә. Республикада танылган шәхесләр өчен аерым зират кирәкме, дигән сорауга фикерләр төрле. Ә менә крематорий төзүне...
-
Сәхифәбез кунагы - Түбән Кама шәһәре балалар дәваханәсе табибәсе Гадилә Җиһангәрәева
Таныш булыйк, сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Түбән Кама шәһәре балалар дәваханәсенең югары категорияле табибәсе Гадилә Җиһангәрәева. -Гадилә ханым, ел саен уза торган бик дәрәҗәле "Ак чәчәкләр" республика конкурсында сез быел "Ел табибы" номинациясендә җиңеп чыктыгыз. Шул уңайдан без - якташларыгыздан да котлаулар кабул итеп алсагыз иде. Бу мактаулы исемне 52...
-
Казанда бер оешмада пар һәм һава катнашмасы шартлаган: үлүче дә бар (+фотолар)
3 декабрьдә, 15:16 сәгатьтә "112" системасы аша Казан шәһәре, Мәскәү районы ТЭЦ урамы 34 адресы буенча шартлау турында хәбәр килгән. Беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге урынга килүгә ут белән эш иткән вакытта автоцистернада пар һәм һава катнашмасы шартлавы ачыкланган. Автоцистерна янып китүчән майлау материалларны ташыр өчен кулланылган булган, дип...
-
Күрәзәчегә бару – ярамаган эш
Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: "Фирая, зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән дөнья куйды), апам Коръән китабын ачып, синең язмышыңны караган, улыңда бозыклык булган, сезне бозганнар, моны якын кешегез эшләгән", - дип, аның исемен атады. Әгәр мин ислам дине кануннарын белмәсәм, бу сүзләрдән соң "күрәзәче" әйткән...
-
Яңа Комар клубында 80нче еллар дискотекасы үтте
Яңа Комар авылы клубында, Әниләр көненә багышлап, "80нче еллар дискотекасы" үтте. Бирегә җыелган әниләр-әбиләр, яшьлек елларын искә төшереп, әйлән-бәйләнле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә җыр-биюләр, шигырьләр, мәзәкләр ямь бирде.
-
Кызлар яныннан плүш пәлтә киеп, мамык шәл ябып кайттык
Яшь чакта бездән шактый ерак авылда яшәүче бер кыз белән танышкан идем. Ара ерак, җәяү йөреп булмый, дусларым белән (берсенең машинасы бар) кызлар янына киттек. Кышкы салкын кич, шуңа машинаның җылыткычын бар көченә кушып куйды шофер. Барышлый күрше авыл кибетенә кереп, яздырып кына әҗәткә тәм-томнар да алдык. Якын ара түгел,...
-
Ана капиталы программасы озайтыла
Россиядә Ана капиталы программасын озайту турында канун проекты әзерләнәчәк. Россиядә быелның 1 ноябренә 6,5 млн. гаиләгә ана капиталына дәүләт сертификаты бирелүе мәгълүм. Якын арада программаны тагын да озайту турында канун да кабул ителергә мөмкин. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун пректын әзерләү тиз арада башкарылырга тиеш....
-
Хезмәт баланы бозмый
Укучыларын күмәк хуҗалык басуына бәрәңге чүпләргә җибәргән өчен Ядегәр мәктәбе директорын җаваплылыкка тарту белән килешмим. Без мәктәптә укыганда бер ай буе иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр бәрәңге уңышын җыярга йөри идек. Салкын, өстән яңгыр ява дип тормадылар, басудан иртәрәк кайту юк иде. Моның өчен бер тиен акча да түләмәделәр,...
-
Каенсар клубы күргәзмә өченме әллә ул?
Безнең Каенсар авылы клубында чаралар үткәрелми диярлек. Күргәзмә өченме әллә ул клуб? Авыл халкы зары (Хаттан юллар) Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевтан түбәндәге җавап алынды. -Каенсар авылы клубы үзенең эшчәнлеген 2008 елда ачылган яңа клубта дәвам итә. Клуб мөдире Рәфидә Әскәрова һәм китапханәче Сәрия Шәйдуллиналар үзләренә йөкләнгән эшләрне һәр...