1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ана капиталы: акчалы килеш – ярык тагарак янында...
«Ана капиталы» программасын озайттылар озайтуын, әмма икенче һәм аннан соңгы балаларын табучылар кулындагы сертификатның гына якындагы елларда кирәксез кәгазьгә әйләнүе ихтимал. Моңа кадәр 9 ел дәвамында арттырылып килгән дәүләт ярдәме күләме инде быел ук үзгәрешсез калдырылган иде. Алдагы елларда да индексацияне көтәсе юк. Димәк, бәяләр арткан саен, Ана капиталы акчаларының...
-
Зур Сәрдек гимназиясе укучылары Бөтенроссия туган тел олимпиадасында катнашты
(1 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Казан Федераль университеты туган телләр буенча беренче Бөтенроссия олимпиадасы уздырды. Зур Сәрдек гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Миләүшә Хаҗиева, 11 сыйныф укучылары Чулпан Баһавиева, Таңсылу Абдуллина, Йолдыз Шәһабиевалар татар теле фәненнән призер булдылар.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев ноябрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлый
(1 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Ноябрь аенда Өлге авылыннан Мидхәт Гайнетдиновка - 95 яшь , Кукмарадан Прасковия Александрова, Нина Родыгина, Әрхәми Минимуллин, Балыклыдан Миннур Гыйләҗева, Лубяннан Галина Усоваларга 90 яшь, Ныртыдан Мәскүрә Әхмәтовага 100 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек,...