1 июль 2017 яңалыклары
-
Кукмарада “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры бара
Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Мөхәммәтшин кубогы"на традицион футбол турниры бара. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз. Турнирның расписаниясе: 2 июль КВВК - Олыяз (15.00) Зур Кукмара - Нур Баян (16.00) Квартал - Зур Кукмара-2 (17.00) Аш-Буҗи - Вахитка (18.00) Гарант - Ст.Разин (19.00)
-
Татарстан синоптиклары яшен, көчле җил һәм боз явуын фаразлый
2 июль төнендә һәм көндезен урыны-урыны белән яшен көтелә.
-
Район башлыгы июль аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
Июль аенда Яңа Сәрдектән Надия Галимова, Иске Юмьядан Анастасия Зайцева, Адайдан Минзифа Фәхертдинова, Купкадан Минсылу Юнысова, Лубяннан Илья Березкин, Кукмарадан Дарья Васильева, Түбән Чурадан Нина Игнатьева, Күкшелдән Махирауса Кадыйрова, Аш-Буҗидан Зәйтүнә Хәбриева, Мәмәширдән Миннегали Хисмәтовларга - 95, Кукмарадан Минебәдәр Мирзәхмәтова, Хурҗинан Нәҗипова, Зәйтүнә Сәмигуллина, Әсән-Елгадан Мөхәммәтнур Касыймовларга 90 яшь тула....
-
Ипотекага яңалык кертәләр
Ипотека кредитының процент күләме кимергә мөмкин. Торак алучыларга моңа кадәр күрелмәгән шартлар тудырырга ышандыралар.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлады
- Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, хәзер чәчүлекләр Табигать-Анабызның мәрхәмәтле яңгырларына мохтаҗ. Халык хуҗалыгының башка тармакларында да эш кайный. Хезмәт сөючән, һөнәрле райондашларыбыз матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә...