24 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмараның каләм тибрәтүче яшьләрен "Алтын каләм" фестивалендә катнашырга чакырабыз
Каләм тибрәтүче балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең республика "Алтын каләм" фестивале быел унтугызынчы тапкыр уздырыла. Фестивальнең төп темасы: "Яшьләр һәм дәүләт". Язмалар шулай ук түбәндәге махсус темалар буенча кабул ителә: "Яшьләр толерантлык өчен һәм экстремистлыкка каршы", "21 гасырда патриотлык: традицияләр яки инновацияләр", "Волонтер - әйләнә- тирә дөньяны яхшыга үзгәртүче кеше ул"...
-
Кукмарада ябалак-ябалак кар яуды (+фото)
Кояшлы, матур көннәргә ияләнеп беткәндә генә, тагын көннәр бозылып китте бит әле. Бүген иртәнге якта ук салкын җил иде, төшкә таба кар очкалады. Көндезге сәгать өчләр тирәсендә исә бистәбездә буранлап ябалак-ябалак кар яуды. Табигатьнең ямьсез көне булмый, диләр бит. Шуның өчен күңелне төшермик, дуслар. ЮХИДИ юлларда игътибарлы һәм сак булырга...
-
Сугыш ветераны Василий Антипов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (+фото)
Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Антипов бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Ринат Миниятуллин, полициянең хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Валерий Федоров, поселок башкарма...
-
Хәбәрсез югалган Кукмара кешесе башында пуля ярасы белән Сосновкадан үле килеш табылган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең Кукмара поселогында яшәгән, 2014 елның 16 февралендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган 50 яшьлек ир-атны эзләүләре хакында хәбәр иткән идек инде. Тулырак монда: http://kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/6405-kukmarada-bilgesez-yugalgan-ir-atnyi-ezl%D3%99%D2%AF-d%D3%99vam-it%D3%99.html Әлеге ир-атны эзләү буенча полиция хезмәткәрләре трафыннан ике ай дәвамында оператив чаралар үткәрелде. 22 апрель көнне Вятка...
-
Байлангарда яшәүче хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев - авылның мөхтәрәм кешеләренең берсе
Американы куып җитәргә тырыштык 75 яшьлек хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев - авылда иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Янына киңәш-табыш сорап килүчеләр дә аз түгел. Олыгайгач та кешеләргә кирәкле булып, аларның ихтирамын тою - фани дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе шунда, күрәсең. -Алсыз-ялсыз эшләргә туры килсә дә, шул чаклар сагындыра. Барлык авырлыкларны да...
-
Район газетасына язылучыларны бүләкләр көтә
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 438, ә оешмалар өчен 510 сум тәшкил итә. Почта бүлекчәсендәге абонент ящикка яки сорап алганчыга кадәр язылсаң, халык өчен 6 айга язылу бәясе - 333 сум 12 тиен, оешмалар өчен - 405...
-
Белемең булса – БДИ куркытмый
Ул-кызы унберенче сыйныфны тәмамлаучы әти-әниләрдән: -Балам китап-дәфтәрләрдән башын да күтәрмичә төннәр буе Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Сынау көннәре якынлашкан саен үзебезнең дә борчуыбыз арта бара. Таләпләр дә елдан-ел катлаулана бит, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, быелгы чыгарылыш укучыларын имтихан тапшырганда, чыннан да, яңалыклар көтә. Бу хакта тулырак...