Кукмараның яшь шахматчылары Идел буе Федераль округы Беренчелегендә катнашачаклар
Ел саен жәй ахырында республикада балалар арасында шахмат буенча республика беренчелеге уза. Быел да ун көн дәвам иткән чемпионатта турнир биш яшь төркеме буенча үткәрелде. Кукмарадан күппрофильле лицей укучысы Ирек Галиев 13 яшькә кадәрге балалар арасында барган төркемдә уйнады. Төркемдә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт шәһәреннән килгән...
Ел саен жәй ахырында республикада балалар арасында шахмат буенча республика беренчелеге уза. Быел да ун көн дәвам иткән чемпионатта турнир биш яшь төркеме буенча үткәрелде.
Кукмарадан күппрофильле лицей укучысы Ирек Галиев 13 яшькә кадәрге балалар арасында барган төркемдә уйнады. Төркемдә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт шәһәреннән килгән иң көчле 63 шахматчы көч сынашты. Ирек, 9 мөмкинлектән 8,5 очко җыеп, беренче урынны алды һәм классик шахмат буенча икенче тапкыр Татарстан чемпионы булды.
Ирекнең сыйныфташы Диана Гарәфетдинова шулай ук 8,5 очко туплап, Казан шахматчысы Раушана Хәйбуллина белән турнир таблицасында бер ук урынны биләделәр. Барлык өстәмә нәтиҗәләр дә берүк төрле булганлыктан, оештыручыларга армагеддон (блиц- уен) үткәрергә туры килде. Нәтиҗәдә Диана нәтиҗәләр таблицасында икенче урынны яулады.
Яшь шахматчылар ноябрь аенда Самара өлкәсендә үтәчәк Идел буе Федераль округы Беренчелегендә катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев