Трудовая слава

Кукморский район

16+
Рус Тат
Спорт

Бөтенроссия йөгерешчеләр көнендә йөзләгән кукмаралы катнашты

Үткән ялда Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Милләтләр кроссы - 2016" Бөтенроссия акциясе кысаларында йөгереш көне узды. Йөгерергә йөзләгән кукмаралы килде: район Советы, Башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, социаль яклау оешмалары, авыл җирлекләре, клуб хезмәткәрләре, ветераннар, мәктәп укучылары үз көчләрен сынадылар. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев та сәламләде. Әле дә...

Үткән ялда Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Милләтләр кроссы - 2016" Бөтенроссия акциясе кысаларында йөгереш көне узды. Йөгерергә йөзләгән кукмаралы килде: район Советы, Башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, социаль яклау оешмалары, авыл җирлекләре, клуб хезмәткәрләре, ветераннар, мәктәп укучылары үз көчләрен сынадылар. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев та сәламләде.

Әле дә исемдә, 4 сыйныфта укыганда Янил урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче әтием Валериан Вуколов мине Кукмарага йөгерү ярышына алып барды. Бүгенгедәй матур көзге көн иде ул. Ярыш, халыкча итеп әйтсәк, "икенче мәктәп"тә, хәзерге Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда үтте. Ни өчендер яшь аермасына бүлеп тормадылар, кызларга старт берьюлы бирелде. Ул заманда бүгенгедәй уңайлыклар - йөгерү юллары юк, тигезле -тигезсез юлдан "элдерттек". Мактану булса да әйтәм, үземнән биш-алты яшькә олы кызларны узып, беренче килгән идем. Кечкенә генә буйлы, ябык кыздан: "Син кайсы мәктәптән соң, кем кызы буласың?" - дип кызыксынганнарын хәтерлим. Мондый ярышлар хәзер инде традициягә әверелгән "Милләтләр кроссы"ның башлангычы булгандыр ул.

Кызык инде бу тормыш, бар нәрсә дә кабатлана. Быелгы "Милләтләр кроссы"нда 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында беренчелекне алган кыздан, берара хәл алганын көттем дә, кайсы мәктәптән, кем исемле булуы белән кызыксындым. Кукмара күппрофильле лицейның 5 б сыйныфы укчысы Лариса Наумова икән. Тау чаңгысы буенча танылган тренер Николай Наумовның кызы.

"Милләтләр кроссы"нда иң беренче булып, әлеге яшь категориясенә старт бирелде. Барлыгы 20гә якын тугыз-ун яшьлек кызлар бер чакрым дистанцияне буйсындыру өчен алга ыргылдылар. Сәрдекбаш урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы, танылган спортчылар гаиләсеннән булган Айзилә Кадыйрова шунда ук үзенең лидерлыгын күрсәтеп, көндәшләрен берничә метр артка калдырды. Икенче әйләнешне үткәндә дә Айзилә беренче бара иде әле. Аның җиңүче булуына шик калмады. Әмма ни хикмәт, финишка илле метрлап кала аны Лариса узып китте һәм дистанцияне беренче булып, 3 минут 51 секундта үтте. "Соңгы әйләнештә янымнан Сережа абыем йөгереп барып көч бирде, ул беренче мәлдә көчне саклап торып уртадарак барырга, финишка җиткәндә алга ыргылырга кушты",- диде Лариса, сорауларыма җавап биреп.

-Үз-үземә артык ышанган идем шул, беренче килермен дип уйладым. Икенче урында калгач, әзрәк күңелсезләндем дә инде , - диде дистанцияне 3 минут 58 секундта узган Айзилә. Әмма Айзиләгә бер дә сер бирәсе юк. Үз яшендәге генә түгел, күпкә олы булган егетләрне уздырып, 20-24 тапкыр турникта тартыла, көн саен йөгерә һәм "Олимп" боз сараендагы хоккей түгәренә йөри ул.

...Бу көнне стадионда чын мәгънәсендә бәйрәм рухы булды. Менә дигән заманча стадион, җылы һава торышы, әйләнә-тирәдә искиткеч матур табигать. Һәммәсе дә кәефне тагын да күтәрде. Иманым камил, бу көнне: "Үземнең сәламәтлегем өчен яки икенче елга беренчелекне алырга кирәк, һава торышы матур булганда йөгерергә чыгам әле", - дигән уй белән ярыштан таралышучылар шактый булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев