Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Апрель, май, июнь айларында «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылган квитанцияләрен редакциягә җибәргән 1062 абунәчебез арасыннан алты бәхетле райондашыбызны ачыкладык.

Агымдагы подписка чорының өченче, ягъни йомгаклау акциясенә нокта куеп, апрель, май, июнь айларында «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылган квитанцияләрен редакциягә җибәргән 1062 абунәчебез арасыннан алты бәхетле райондашыбызны ачыкладык. Номерлар язылган кәгазьләрне чиратлап тартып алган кукмаралы Зиннур Закиров белән Вәкил Шаймөхәммәтовларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Менә алар — җиңүчеләр:

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Равзалия Гарипова, Кукмара (аяк киеме куйгыч):

— Район газетасын кияүгә килгәннән бирле алдырабыз. Икенче елга тормыш иптәшем Илсур белән алтын туебызны билгеләп үтәчәкбез. 50 ел эчендә бер кашык та отканыбыз юк иде, менә бу юлы бәхет елмайды. Мин үзем 40 ел Пенсия фондында эшләп лаеклы ялга чыктым. Хезмәтем кешеләргә мәгълүмат аңлату белән бәйле булды. Көне буе сөйләшеп арып өйгә кайткач, газетаны кулга алып, әкрен генә иркенләп үз көемә укый идем. Яшем 70тән артса да, без, пенсионерлар, ярты ел фитнес белән шөгыльләндек, атнага ике мәртәбә стадионга физкультурага йөрибез. Күнегүләрдән соң гәүдәбез языла, шулай ял итүе бик рәхәт. Җәй көне дә тик тормыйбыз, алты оныгыбыз кунакта була. Менә аларны банкеткага аяк киемнәрен тәртипләп тезәргә өйрәтәсе булыр әле. 

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Рокыя һәм Миннераниф Ганиевлар, Янил (баскыч):

— Акциядә катнашу өчен квитанцияне кызыбыз Рәмзия җибәргән иде. Инде 40 ел район газетасының һәр хәрефенә кадәр яратып укыйбыз. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы, үзебезнең аграр көллият турындагы язмалар якын. Көллияттә 35 ел директор урынбасары булып лаеклы ялга чыкканлыктан, хәзерге үзгәрешләргә исең китәрлек, бик күп эш башкарыла. Хуҗалыкта мәшәкатьләр бихисап булуына карамастан, «Хезмәт даны»н укырга вакыт табабыз. Ник дигәндә, эш тора ул. Аллага шөкер, авылда почтальоныбыз бар, газета-журналларны вакытында өләшә, хезмәтеннән зарланмыйбыз. Бакчабызда яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез, йөрисе килгән җиребезгә барып кайтабыз. Менә төпчек кызыбызның 14 июльдә буласы туена әзерләнеп яткан чагыбыз әле.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Нина Родыгина, Кукмара (бакча өчен ике тәгәрмәчле арба):

— Район газетасын 1955 елдан бирле алдырам. Үземнең иптәшем кебек һәр җомга көнне аны көтәм. Күзләрем начар күрсә дә, зурайта торган пыяла аша барыбер укыйм. Социаль хезмәткәр Ирина, редакциягә барып, район газетасына яздырган иде, приз миңа эләгер дип уйламадым да. Арбаны өемә үк китереп тапшыруыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Мин — бик бәхетле, бай әби: тиздән 89 яшемне тутырам, бүгенге көндә 9 оныгым, 11 оныкчыгыма сөенеп яшим. 15 яшем дә тулмаган килеш бернинди документларсыз Марий Элдан Кукмарага килеп, авырлыклар белән итек фабрикасына урнашкан идем. Шул вакытта: «Беркайчан да әлеге фабрикадан китмим, гомерем буе биредә эшләячәкмен», — дип сүз биргәнем хәтеремдә. Үз сүземдә тордым: шунда 41 ел хезмәт куйдым. Бу тормышта күп михнәтләр күрергә туры килде, иртә бакыйлыкка күчкән кызымның ике баласын тәрбияләп үстердем.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Ландыш Идиятуллина, Кукмара (кер киптерү җайланмасы):

— Редакциядә беренче мәртәбә генә бүләк отуым түгел. Бер елны тәмле бал белән сыйланган идек. Район газетасына альтернатив рәвештә язылабыз. Эшкә алып килеп биргәч, үзе җайлы, үзе очсыз. Ирем Илфак та газета алып кайттыңмы дип каршылый. Аннары диванга утырып, рәхәтләнеп укыйбыз. Барлык мәгълүмат интернетта булса да, кәгазь газетаны үз итәм. Тормыштан алынган, гыйбрәтле кеше язмышлары турындагы язмалар аеруча күңелгә якын. Кукмараның патриоты мин, район газетасына бер ел да язылмыйча калганым юк. Приз турындагы яхшы хәбәрегезгә бик куандым, әлеге яңалык тормышымны ямьләндереп җибәрде, елмаерга мәҗбүр итте. 

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Реклама

Рузилә Исхакова, Кукмара (20 метрлы су шлангысы):

— Вахиттә почтальон булмау сәбәпле, редакция хезмәткәрләре, авылга килеп, әнием Гөлсинә Кәримуллинаны 540 сумнан гына «Хезмәт даны»на яздыртканнар. Ул район яңалыкларын һәм батырлар, алдынгылар турында аеруча укырга ярата. Кызым, бүләк отканмын, барып алырсың әле дип, миңа сөенеп шалтыратты инде. Бакчадагы яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә су сибәргә шланг бик кирәк. Без авылга әниебез янына еш кайтырга тырышабыз, аңа ярдәм итеп торабыз.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Сания Закирова, Уразай (чиләкле швабра):

— Чыгышым белән Янил авылыннан мин. Анда яшәгәндә дә, Уразайга килен булып килгәч тә «Хезмәт даны»ннан аерылган юк. Кайнатам Васыйл: «Почта тартмасына район газетасын салмадылармы әле?» — дип, һәр җомганы зарыгып көтеп ала. Дөрес, хәзер күп мәгълүмат интернетка да урнаштырылып барыла. Ләкин диванда газета ятмаса, без бер дә канәгать түгел. Ничә еллар квитанцияне редакциягә җибәрергә хыялландым, әмма никтер кулым җитми иде. Менә беренче тапкырдан ук бүләк чыкты. Эшләрегез уң булсын, почтальоннар бетмәсен, өйләребезгә вакытлы матбугат килеп торсын, иң мөһиме — илләрдә тынычлык урнашсын иде.

Җиңүчеләргә саллы бүләкләр өләшеп, аларның һәрберсеннән җылы матур сүзләр кабул итеп алдык. Шулай итеп, тугры газета укучыларыбыз белән бергәләп 2023 елның икенче яртысын башлыйбыз. «Хезмәт даны»ннан аерылмавыгыз, безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт! 

"marker":"2VtzqusrJXN" реклама

фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP