Контракт төзегән якташыбыз: «Бу — минем тормышымда иң дөрес адым»
«Добрыня» контрактны үткән елның июль аенда төзи. Сентябрьдән махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.
Илебезне саклау, иптәшләре янында булу, аларга авыр вакытта ярдәм итү өчен күп райондашларыбыз, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, төрле яшь категориясендәге кешеләр бар. Россия герое Дамир Исламов исемендәге танк взводы командиры, «Добрыня» позывнойлы якташыбыз да илдә барган вакыйгалардан читтә кала алмаган. Ватан сагында үзенең кирәклеген тоеп, контракт төзергә булган.
«Контракт төзегәнемә бер дә үкенмим, бу минем тормышымдагы иң дөрес тәҗрибә дип уйлыйм. Монда күп әйбергә өйрәндем. Иң мөһиме — җиңүгә, Ватанны саклауга омтылыш булырга тиеш. Гаиләм дә махсус хәрби операциягә китүемне тыныч кабул итте. Бу гамәлне дөрес дип таптылар», — диде ул.
«Добрыня» контрактны үткән елның июль аенда төзи. Сентябрьдән махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. «Линия сызыгын үттем», — ди ул үзе бу турыда.
«Мин татар батальонында хезмәт итәм, шуңа күрә монда татарстанлылар бик күп. Ә Кукмарадан без — ике кеше. Чит җирләрдә якташларың булу — зур терәк. Бүгенге көндә безнең күп вакыт физик һәм теоретик күнекмәләрне ныгыту өстендә эшләп уза», — дип сөйләде солдат.
Якташыбыз вакытлыча ялда бер тапкыр гына булган. Шуннан соң башка туган якларына кайту мөмкинлеге тумаган. Солдат Яңа елны гаиләсе белән каршы алу турында хыяллана. Ә хәзергә ул үзенең якыннарына сагынулы сәлам сүзләрен телефон аша видео итеп җибәрә.
«Бөтен якташларга, бөтен Кукмарага сәлам! Безнең белән бар да яхшы, шулай яхшы булачак та. Әти-әнигә, әбигә, апама (тетя), сеңлемә сәлам юллыйм. Безнең өчен борчылмагыз. Ай саен гуманитар ярдәм алабыз, безгә аны „Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз“ төркеме алып килә. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук бу эштә яраткан тормыш иптәшем дә зур өлеш кертә, алар бу эшне бергә координацияли. Хәзерге вакытта монда һава торышы җилле, әлегә яңгырлар яумый. Беренче кыраулар төште инде. Калын, җылы әйберләребез җитәрлек, ике комплект киемнәребез бар. Шулай ук аны гуманитар ярдәм белән дә җибәрәләр. Теләктәшлек күрсәткән, булышкан, гуманитар ярдәм җыйган барлык кешеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Тормыш иптәшем Валентина, кызым Ләйләгә кайнар сәлам юллыйм. Мин махсус хәрби операциядә вакытта хатыным беренче казыктан башлап яңа йорт салды, тырышты, зур рәхмәт. Иң мөһиме — сәламәт булыгыз. Ә Җиңү безнең якта булачак!» — диде ул.
2024 елның 2 сентябреннән Татарстанда хәрби хезмәт турында килешү төзегәннәргә Россия Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү — 400000 сум, Татарстан Республикасыннан — 1300000 сум, Кукмара районыннан 100000 сумны тәшкил итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга айлык түләү 210000 сумнан башлана.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев