Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музыка матурлыкка өйрәтә

"Тын белән башкарганга күрә йөрәккә бик тирән үтеп керәдер ул тынлы оркестрның уйнавы. Чын мәгънәсендә тере музыка",-ди хезмәттәшем А. Сабитов, мәдәният бүлеген җитәкләгән чорда районда тынлы оркестрны торгызуга өлеш кертүенә сөенеп. Баксаң, бу вакыттан бирле 18 ел узып киткән.


Бүгенге көндә районкүләм зур бәйрәмнәрне Кукмара сәнгать мәктәбенең Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге оркестрыннан башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Гусар киемнәрендәге, елык-елык килгән уен кораллары тоткан малайлар һәм үсмерләр - һәр тантананың күрке. Ә инде уйный башласалар, күңел очар коштай талпына башлый, гәүдә үзлегеннән тураеп китә, җанны горурлык хисләре урап ала. Репертуарларында нинди генә көйләр юк аларның!
Оркестр ул -зур коллектив. Аның уйнавын, чишмәләрнең зур елгага кушылып, тирән, көчле моң тудыруы белән чагыштырырга була. Коллектив белән идарә итәргә, һәр музыкант белән аерым эшләп, сәләтен үстерергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Мәгълүм булганча, Марат Хәсәнов бу өлкәдә уңышлы эшләп килә. Ике дистә елга якын вакыт эчендә ул ничәмә-ничә яшь музыкантларны олы сәхнәгә чыгарды, шулай итеп, аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итте. Марат Рәфәгать улы укучылары белән чын күңелдән горурлана, аларның ирешкәннәре турында шатланып сөйли. Әйтик, Руслан Алексеевның (тромбон), Кизнерда хәрби хезмәттә булып, оркестрда уйнаган Айдар Фәтхуллинның (труба) исемнәре Гиннеслар китабына эләкте хәтта. Быел шулай ук Кизнерга хезмәт итәргә киткән укучысы Дилүс Гаянов та оркестрга алынган. Димәк, яраткан уен коралыннан аерылмаячак. Киләчәктә уңышлары турында ишетербез әле, дип ышанам.
Марат Хәсәновның тагын бер укучысы Фиргать Мусин турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Ул Е.Светланов исемендәге Дәүләт симфоник оркестрында тубада уйный, берүк вакытта Гнесиннар исемендәге музыкаль Академиядә аспирантурада укый һәм шунда ук укыта да. Тромбончы Артур Гыйльфанов та музыка сәнгате күгендә югары күтәрелде: Д.Орлов җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт симфоник оркестры составында уйнап, ничәмә-ничә илләрне гизде, дөнья күрде. Шулай ук тромбонны үз иткән Рәсүл Саркулов яхшы музыкант буларак бәяләнә. Хәзерге вакытта ул Республикабызның Эчке эшләр министрлыгы оркестрында уйный, Казан консерваториясен тәмамлый.

Кукмара тынлы оркестрында моң дөньясының серләренә төшенгән күп кенә балалар укуларын музыка училищеларында дәвам итәләр. Гомумән, музыкаль белем алган укучылар тормышта югалып калмый. Алда әйткәнебезчә, армиядә дә алар күз уңында. Әйтик, Ингуш республикасында хезмәт итүче Азат Сәлимов өчен әти-әнисенең күңелләре тынычтыр: трубада уйнавын белүгә үк аны хәрби оркестрга чакырганнар.
Бүгенге көндә Марат Хәсәнов кул астында 19 малай шөгыльләнә. Алар арасында сәләтле балалар күп. Мәсәлән, трубада уйнаучы Алмаз Әгъләмҗановның киләчәге өметле: үткән елда ул мөмкинлекләре чикле балалар арасында уздырылган "Без барысын булдырабыз" дигән 4нче республика музыка һәм сәнгать конкурсында 2нче урынны яулады. Бу уен коралында Тимур Гаптелганиев та бик яхшы уйный. Абыйлы-энеле Ильяс һәм Зөлфәт Хаҗиевлар, Дима һәм Максим Аблаевлар да - оркестр җитәкчесенең горурлыгы.
Марат Рәфәгать улы республика конкурсларында 1,2 урыннарны яулап килгән, Халыкара бәйгеләрдә катнашкан Константин Тимофеев турында да җылы сүзләр белән искә ала. Хәзер Константин Янил аграр көллиятендә укый. Кем белә, бәлки, киләчәктә язмышын музыка сәнгате белән бәйли алыр. Хәер, тынлы оркестрда уйнаган балалар, алдагы тормышларында нинди генә һөнәр сайласалар да, матурлыкны тоя белергә өйрәткән сихри моңнар дөньясы аларның күңелләрендә гомерлеккә калыр.
Тынлы музыка коралларының тагын бер үзлеге бар: алар тын кысылу чиреннән дә дәвалый икән. "Өстәвенә мин махсус сулыш күнегүләре үткәрәм, элгәре астмадан интеккән балаларның тулысынча савыгу очраклары да булды", - ди Марат Рәфәгать улы. Бу ачыш тагын да куандыра. Җитәкченең үзенә һәм оркестрга Яңа елда яңа уңышлар телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X