Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казан Сабан туенда “Кукмара” милли утарыннан халык өзелмәде

Узган шимбәдә Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Әлеге чараның XXVII Бөтендөнья студентлар Универсиадасы барган көннәрдә оештырылуы юкка түгел - бу көнне яшь студентлар, спортчылар, җәйге спорт Уеннарының мәртәбәле кунаклары бәйрәм чараларында катнашып, татар халкының көнкүреше, милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты, ял итте,...

Узган шимбәдә Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Әлеге чараның XXVII Бөтендөнья студентлар Универсиадасы барган көннәрдә оештырылуы юкка түгел - бу көнне яшь студентлар, спортчылар, җәйге спорт Уеннарының мәртәбәле кунаклары бәйрәм чараларында катнашып, татар халкының көнкүреше, милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты, ял итте, күңел ачты.

Сабантуйда унбер милли утар әзерләнгән иде. Арча, Алексеевск, Норлат, Тәтеш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Теләче, Буа, Лаеш, Питрәч районнары белән беррәттән, кукмаралылар да үзләренең милли утарында район тормышын чагылдырды."Кукмара" капкасыннан бер керсәң, һич кенә дә чыгасы килерлек түгел...

Һәр йорттан миллилек бөркелә

...Ишегалдына узган һәркемне хәләл көч белән көн күрүче татар авылы каршы алды. Читән буендагы чәчәкләр арасына урнаштырылган борынгы эш кораллары да тирән мәгънәгә ия, халкыбызның эшчән һәм тырыш булуына, ата-бабаларыбызның үз милләтләренең киләчәген эш сөючәнлек белән бәйләүләренә ишарә ясый.

Районыбыз осталары көче белән матур һәм зәвыклы итеп ясалган йортларны урап узу, милли бизәкләр уеп эшләнгән тәрәзә йөзлекләренә игътибар итмәү дә һич мөмкин түгел. "Туган якны өйрәнү" музее, киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, Лубян урман-техник көллияте, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе каршында оешкан "Кече дизайн академиясе", мәдәният йорты хезмәткәрләре йортлар эчендә чын могҗиза ясаганнар. Берсе кабык арба, бирнә сандыгы, чигеп кабартылган мендәрләр, челтәрләп үрелгән карават читләре тәкъдим итсә, икенчеләр татар өенең эчке күренешен чагылдырган, үзләре җитештергән эшләнмәләрне урнаштырган.

Лубян урман-техник көллияте кызлары - производствога өйрәтү мастеры Наталья Иванова, мастер Альмира Ганиевалар талдан кәрзин үрү белән мәшгуль.

-Барлык төр эшләнмәләр дә күргәзмәдә урын алды. "Җиләк-җимеш", "Дулкын" кәрзиннәрен халык бик теләп ала, өстәл вазасына, өсте ябык сандык, тартмаларга да сорау зур. Кунакларга да үрелгән кәрзиннәр бүләк иттек, - диләр алар.

Милли киемнәр кигән кызлар, алар алып килгән чиккән сөлге, кулъяулык, ашъяулыклар да күз явын алырлык. Мәмәшир, Яңа Сәрдек, Сәрдекбаш, Күкшел, Зур Сәрдек авылларының мәдәният хезмәткәрләре аеруча булдыра икән!

-Әлеге күргәзмә белән бик күп чараларда катнаштык, форумнарга бардык. Чигүле эшләнмәләребез Сабантуй кунаклары күңеленә дә хуш килде, - ди Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова. - Мин үзем, йортның хуҗабикәсе буларак, көн дәвамында каба белән йон эрләп утырам, кызлар исә чигү, бәйләү белән мәшгуль. Сатып алам, диючеләргә дә кул эшләнмәләребез әзер.

Әллә каян күренеп торучы җил тегермәне эчендә халкыбызның милли ризыклары урын алган иде. Кош теле, чәк-чәк, гөбәдияләрдән авыз итсәң, телеңне йотуың да ихтимал...

Сәхнәдә исә - районыбыз үзешчәннәре. Тирә-юньгә милли моң агыла. Җырчы, биюче, тальянчыларга кушылып, тыпырдап киткәнеңне сизми дә каласың. Җыр ул - канат, җыр ул - бәйрәм, дип юкка гына әйтмиләр шул.

"Кукмара - республикадагы иң яхшы район"

"Кукмара" утарына кергәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде. Россия олимпия комитеты Президенты, вице-премьер Александр Жуков, спорт министры Виталий Мутко, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле кунаклар барында мондый сүзләр ишетү, әлбәттә, барыбыз өчен дә зур горурлык булды.

Кунакларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин каршы алды һәм, һәр йортка тукталып, күргәзмәләр белән таныштырды.

-Музей экспонатлары да мөхтәрәм кунакларда кызыксыну уятты, - ди районыбызның "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Ләбүдә ханым Дәүләтшина. - Район музеена ремонт эшләре "Мирас - наследие" максатчан программасы кысаларында ясалган иде. Әлеге программаны булдырганы өчен Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка һәм аны дәвам иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен ирештереп, аларга үз кулларыбыз белән чигелгән намазлык бүләк иттек.

Металл савыт-сабалар заводы җитештергән продукцияне Татарстанда гына түгел, Рәсәй һәм чит илләрдә дә беләләр. Күргәзмәдә дә нинди генә төрдәге казан, таба, туризм һәм ял кирәк-яраклары юк иде!

-Спорт министры Виталий Мутко завод, анда җитештерелгән продукция хакында, Германия белән хезмәттәшлек итүебез белән кызыксынды, соклануын белдерде, - ди заводның товарларны сату буенча менеджеры Нурфат Гатин.

Кунаклар, шул исәптән Россиянең данлыклы көрәшчесе Александр Карелин да киез итек-киез комбинаты тәкъдим иткән күргәзмәне бик ошаттылар. Чыннан да, төрле фасондагы һәм төрдәге итекләргә, киездән тегелгән башмаклар, аяк киемнәре, сувенирлар, сырган өс киемнәренең ассортименты зур иде. "Казан", "Кукмара", "Универсиада" логотибы чигелгән эшләнмәләргә карап кына торырлык бит...

-Кунаклар: "Мондый продукция күргәнебез юк иде әле", - диделәр. Президентыбыздан да мактау сүзләре ишеттек, - ди комбинатның генераль директоры Шамил Әхмәтшин.

Балалар сәнгать мәктәбе каршында оешкан "Кече дизайн академиясе" дә Кукмара киез итек-киез комбинаты белән тыгыз элемтәдә тора. Иң зур иганәчеләре ул аларның. Укучылар Сабантуйга киез эшләнмәләр алып килгәннәр иде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үзләре теккән эшләпә кигән кызларны:

-Булдыргансыз. Үзегез дә, эшләпәгез дә бик матур, - дип сөендерде.

Гомумән, бу көнне районыбыз тәкъдим иткән бар йорт та кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Президент та юкка гына: "Кукмара - республикадагы иң яхшы район," - димәде шул...

"Кызларның күлмәкләре матур"

Көн дәвамында милли утарыбызга кемнәр генә, нинди генә милләт вәкилләре кермәде. Кайсыннан гына сорасаң да, үзләренең соклануларын белдерә, "Кукмара"ның капкасы янында кунакларны каршы алучы гүзәл кызларыбызның милли киемнәрен мактый. Тамбов шәһәре делегациясе вәкилләре:

-Без 30 кеше килдек. Барыбыз да Россиянең җыелма командасы составында Универсиада Уеннарында катнашабыз, - диләр. - Спортны үстерү, яңа дуслар табу өчен дә мондый чараларның әһәмияте зур. Сабантуй да бик ошый. Монда бик матур. Татар халкының тормышы, мәдәнияте белән танышабыз, үзебезгә яңа төр мәгълүматлар алабыз.

Үзәк Африкадагы Конго дәүләте егетләренең Кукмара тальянчыларына кушылып җырлавы, Австралия, Япония, Кытай, Канададан килүчеләрнең татарча биюләре аеруча ошады. Шунысы кызганыч: телне начар белүебез нәтиҗәсендә чит ил кунаклары белән бер кәлимә сүз алыша алмый кайттык. Аның каравы һәр спортчы диярлек "Спасибо", "Хорошо"ны өйрәнгән, егет-кызларның йөзләрендәге елмаю, чиксез энергияләре үзеннән-үзе кәефне күтәрде.

Тәрҗемәче волонтерлар да һәрвакыт кунаклар янәшәсендә.

-Универсиада Уеннары күтәренке рухта уза. Чит илдән килгән яшьтәшләребезгә Казан бик ошый. Кукмаралылар әзерләгән милли утардан да канәгать калдылар, аеруча киез итекләргә исләре китте, - диләр Казан Федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге студентлары Лилия Мәхмүтова һәм Элина Мокшиналар. - Кукмара Мәдәният йортының режиссеры Рамил абый Сәләхетдинов безне йортларда урнашкан күргәзмәләр белән таныштырды, һәрберсе хакында тәфсилләп сөйләде. Без исә үз чиратыбызда чит ил кунакларына тәрҗемә итәбез. Татар, рус, инглиз, төрек, испан телләрен белгәнлектән, безгә волонтер булып эшләү бик ошый.

Бәйрәмдә "кучер" булып эшләгән Вахит авылы егете Нияз Кәримуллинның тарантасы янында халык фоторәсемгә төшү өчен чиратка тезелде. Шулай булмый ни, мондый борынгы тарантасны тагын каян табарсың?! Егете дә елмаеп кына тора, киемнәре дә нәкъ кучерларныкына охшаган. Районыбызның җырчы, биюче егетен хәзер фотосурәт аша дөньяның барлык почмакларында да күрәчәкләр. Чит ил кызлары, күз төшереп, Кукмарага эзләп тә килмәгәйләре үзен...

Милли уеннардан башка нинди Сабантуй инде ул?! "Кукмара" утарында капчык белән дә сугыштылар, күзләрен бәйләп бүләкләр кистеләр, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, гер чөйделәр, милли көрәштә көчләрен сынадылар. Шри-Ланка, Көньяк Корея, Польша, Тайланд, Казахстан спортчылары әлеге уеннарда аеруча активлык күрсәтте.

Яңгырга чыланып, манма су булсалар да, халык бәйрәмнән таралырга ашыкмады, кукмаралылар сәхнәсе тирәсенә җыелып, рәхәтләнеп биеде. Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый бит, һәр мизгелнең кадерен белеп калырга кирәк!

Алсу ИДРИСОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X