Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһамланып кайттык

Тынлы оркестр уйнавын яратмаган кеше юктыр. Йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтә, бар дөньяны илаһи бер моңга күмә бит ул. Тынлы оркестрны - көе, үзгә бер аһәңе белән кешеләрне тынычлык урнаштыру өчен чакыручы мәрхәмәтлелек символы дип тә атыйлар. Алабуга шәһәрендә тынлы уен коралларының беренче төбәкара конкурс-фестивале узды. Әлеге бәйгедә районыбызның тынлы...

Тынлы оркестр уйнавын яратмаган кеше юктыр. Йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтә, бар дөньяны илаһи бер моңга күмә бит ул. Тынлы оркестрны - көе, үзгә бер аһәңе белән кешеләрне тынычлык урнаштыру өчен чакыручы мәрхәмәтлелек символы дип тә атыйлар.
Алабуга шәһәрендә тынлы уен коралларының беренче төбәкара конкурс-фестивале узды. Әлеге бәйгедә районыбызның тынлы оркестры да катнашты. Конкурс ачык һавада - паркта үтте. Иң элек солистлар чыгыш ясады. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 70ләп катнашучы арасында кукмаралылар да сынатмады. Үз яшь категориясендә Тимур Гаптелганиев икенче урынны алды.
Бәйгегә тамашачылар да күп килгән иде. Конкурс башланганчы миңа бер әби белән аралашып сөйләшергә туры килде. Бөек Ватан сугышы ветераны хәтта Берлинга хәтле барып җиткән. Әңгәмәдәшем 40нчы еллардагы тынлы оркестрлар турында җентекләп сөйләде. Әбекәйдән шактый күп мәгълүмат туплап, бик җылы саубуллаштык. Алабугада тарихи ядкарьләр бик күп. В.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее күңелдә аеруча якты хатирәләр уятты. Өяз табибларына ак халат, плащ, фонарь һәм юлда очраган этләрне куркыту өчен таяк бирә торган булганнар. Халык дәвалаучылары, аларның нинди ысуллар белән дару ясаулары хакында белдек. Галим В.Бехтеревның бүлмәсе миңа аеруча ошады. Ул баш миен утыз өлешкә бүлгән, аларның һәрберсенә тасвирлама биргән. Музейда бер сәгатьләп йөрдек, экспонатлар янәшәсендә фотога төштек. Бераздан без кабат тамашачылар янында идек.
Районыбызның тынлы оркестры иң беренче булып чыгыш ясады. Халыкның безне көчле алкышларга күмүе җиңүгә тагын бер этәргеч булды. Без Алабугадан уңай тәэсирләр алып, илһамланып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk