Зур Кукмара егете Казанда танылды
Күптән түгел якташыбыз Муса Гаянов Казан шәһәрендә узучы традицион "Татар егете - 2016" конкурсында катнашты һәм әлеге конкурсның җиңүчесе булды. Зур Кукмара авылы егете 6 сыйныфка хәтле Кукмараның 4 нче урта мәктәбендә белем алып, инде өченче елын Казанның 7 нче номерлы сәләтле балалар лицей-интернатында укый. Әнисе Лилия ханым әйтүенчә, Мусаны...
Күптән түгел якташыбыз Муса Гаянов Казан шәһәрендә узучы традицион "Татар егете - 2016" конкурсында катнашты һәм әлеге конкурсның җиңүчесе булды. Зур Кукмара авылы егете 6 сыйныфка хәтле Кукмараның 4 нче урта мәктәбендә белем алып, инде өченче елын Казанның 7 нче номерлы сәләтле балалар лицей-интернатында укый. Әнисе Лилия ханым әйтүенчә, Мусаны әлеге уку йортына җибәрү аларның уенда да булмаган. Кабул итү имтиханын үз көче белән яхшы биргәнлеген белгәч, теләгенә каршы килмәгәннәр.
Иң элек Яңа Савин районында урнашкан мәктәпләр арасында үткәрелгән конкурста Муса беренче урынны ала һәм "Ак барс" Яшьләр үзәгендә Казан шәһәренең башка районнарында беренчелекне алган егетләр белән көч сынаша. "Визитка", "Тукай шигырьләре буенча сәхнәләштерелгән тамаша", "Татар халык ашлары", "Бүгенге татар кызы һәм татар егете нинди булырга тиеш"дигән этаплардан торган конкурста җиде егет һәм җиде кыз катнаша . Яңа Савин районының чыгышы башкаларныкыннан билгеле сюжетка корылган тулаем бер тамаша булуы белән дә, оригинальлеге белән дә аерылып тора. Нәтиҗәдә Муса белән бергә чыгыш ясаган Камилә Шамсетдинова 2016 елның татар кызы булса, Муса Гаянов- "Татар егете - 2016" дип таныла.
фото: https://vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев