Янилдә яшәүче Григорий Платоновны юбилее белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм район башлыгы Сергей Димитриев котлады (+Фото, ВИДЕО)
Бүген Янил авылында яшәүче Платонов Григорий Кирилович үзенең гомер бәйрәме - 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен иң элек район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны туган көне белән якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова...
Бүген Янил авылында яшәүче Платонов Григорий Кирилович үзенең гомер бәйрәме - 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен иң элек район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Юбилярны туган көне белән якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да котлап, истәлек бүләкләре тапшырды.
Григорий Платонов Янил авылында туып-үсә. 1943 елда - 17 яшендә сугышка алынып, нибары җиде елдан соң гына туган нигезенә әйләнеп кайта. Ул Украина фронтында элемтәче булып хезмәт итә, Закавказье, Прибалтикада була.
Юбиляр үзенең пар канаты белән 7 бала (берсе мәрхүм) тәрбияләп үстерә. Аның 10 оныгы, 4 оныкчыгы бар.Бүгенге көндә ветеран килене Анфиса, кызы Валентина, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.
Григорий абый озак елар Янил участогында электромонтер булып эшли. Шунлыктан, юбилярны котларга Арча зона электр элемтәсе челтәре начальнигы урынбасары Александр Новиков, профсоюз рәисе Фирая Вәлиева, Кукмара районы элемтә челтәре начальнигы Роберт Камалов, Янил участогы электромонтеры Мөнир Газизуллиннар да килгән иде.
Бәйрәмегез белән Сезне, Григорий Кирилович. Якыннарыгызның күңел җылысын, ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев